Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Әби, бабай, мунчагыз шәп... өйгә кайтсам ярыймы?!" дигән Айсылу Леронның улы Нурихан

Айсылу ЛЕРОН улына рәхмәт әйтергә өйрәткәндә көлеп үлә язган. “Мунча керәбез бүген. Балаларны юындырдым да, мунчадан чыккач, әби-бабаларына рәхмәт әйтергә өйрәтәм. “Рәхмәт, мунча хөрмәтенә!” дип әйтте...

Айсылу ЛЕРОН улына рәхмәт әйтергә өйрәткәндә көлеп үлә язган. 


“Мунча керәбез бүген. Балаларны юындырдым да, мунчадан чыккач, әби-бабаларына рәхмәт әйтергә өйрәтәм. “Рәхмәт, мунча хөрмәтенә!” дип әйттерә алмагач, чыккач, “Әби-бабай! Мунча ВО!” дип әйтегез дим.


Үзебез киенәбез, шул арада бергәләп кабатлап карыйбыз. Фәридә, әлбәттә тиз отып алды. Нурихан белән икәүләшеп ике-өч тапкыр әйтеп карагач, “Яле, мәйтәм, үзең әйт!” Нурихан дәртләнеп: “Әби, бабай!” диде дә, бер мәлгә тынып калды. Шуннан исенә төшкән кебек шатланып: “Өйгә кайтсам ярыймы?” дип куймасынмы! Көлеп үләм дип торам!


Балалар бакчасында өйгә кайтыр алдыннан тәрбиячеләреннән шулай сорый алар. Баш миенә шулкадәр сеңгән бу фраза, башка нәрсә өйрәнерлек рәте калмаган балакайның. Шулай да өйгә кайткач, Фәридәгә кушылып әйтте тагы. Баш бармагын тырпайтырга да онытмады”.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев