Бик тәмле, шул ук вакытта гади печенье рецепты

Балалар тәм-томнар белән сыйланырга ярата. Әлбәттә, сабыйлар баллы әйберләргә кызыга. Әни кеше үзе пешергән печенье балаларга аеруча ошар!
15 МИНУТТА ПЕШӘН ТОРГАН ПЕЧЕНЬЕ
Ингредиентлар:
- 250 г майонез,
- 1 йомырка,
- 0,5 стак. шикәр,
- 1 стак. он,
- 1 чәй кашыгы ваниль шикәре,
- 1/3 чәй кашыгы сода.
Йомырканы шикәр белән яхшылар бутарга + майонез, он һәм сода. Коймакныкы кебек камыр килеп чыга. Противеньга камыр пешергәндә кулланыла торган махсус кәгазь җәеп, кашык белән камырны печенье формасы ясап салырга. Духовкада 200 градуста 7-10 минут тотарга. Әзер печеньены алмый гына суытырга. Бик йомшак һәм тәмле печенье килеп чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне