Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әбиләрне декретка җибәрмәкчеләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Роман Романенко әбиләрне дә декрет ялына җибәрергә тәкъдим итә.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Роман Романенко әбиләрне дә декрет ялына җибәрергә тәкъдим итә. Оныкларын карарга. Аның фикеренчә, хәзер яшьләр бәби табарга атлыгып тормый, чөнки яхшы эш урынын югалтудан, карьера ясый алмый калудан курка. Башта эшне җайлыйк дип, бала табуны кичектереп киләләр. Кайвакыт, кичектерә торгач, картаеп та бетәләр.

Роман Романенко исә яшьләргә ярдәмгә әбиләрне җибәрмәкче. Депутат, эшләүче дәү әниләргә декрет ялына чыгу мөмкинлеге бирергә кирәк, ди. Янәсе, яшьләр эшләячәк, ә әбиләр бәбиләрне караячак.

Ә сезгә бу фикер ошыймы? Әбиләр, декрет ялына чыгарга әзерме сез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев