Битлек өчен – рәхмәт хаты

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 13 яшьлек Софья Несифорова Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатына лаек булган. Ил башлыгы кызга «#МыВместе» бөтенроссия акциясендә катнашуы – волонтерларга бушлай битлек тегүе өчен рәхмәтен белдергән. «Битлекләргә кытлык булуын белгәч, өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар сатып алып, өйләренә илтеп бирүче волонтерларга булышырга уйладым. Алар өчен битлекләрне бушлай тегәм», – ди Софья.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
    252
    0
    0