Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөкедә утырганда, бала белән нәрсә эшләргә? (КИҢӘШЛӘР)

Эштән кайканда, без еш кына бөкеләргә юлыгабыз. Сабыр канатларын сыный торган әлеге күренешкә олылар ничек тә түзә. Ә менә бу вакытта баланы нәрсә белән юандырырга соң? «Сабантуй» журналы бу проблеман...

Эштән кайканда, без еш кына бөкеләргә юлыгабыз. Сабыр канатларын сыный торган әлеге күренешкә олылар ничек тә түзә. Ә менә бу вакытта баланы нәрсә белән юандырырга соң? «Сабантуй» журналы бу проблеманың чишү юлын тәкъдим итә. Баланың кулыннан планшетны алып, никадәр кызыклы уен бар икәнен дәлилләгез!



1.​ Машиналар санау.


Бу уенда катнашучы кеше күбрәк булган саен, кызыграк. Максаты – ниндидер бер аерым билге буенча юлда барган машиналарны санау. Мисал өчен, йә кызылларны гына, йә акларны. Машина маркалары, номерларындагы хәефләр буенча да санарга мөмкин. Билгеләнгән вакыт эчендә күрәк машина санаган кеше җиңүче була.


2. Квест уйнарга


Уенда катнашучыларга биремнәр уйлап табыгыз. Мисал өчен, һәр күргән күпер, елга, күлне, «Макдоналдс» билгесен әйтү. Биремнәрне үтәгән өчен баллар бирелә. Квестны катлауландырып та була. Мисал өчен, башка машинада барган пассажир кул селтәсә генә, балл биреп булла дигән шарт куярга мөмкин.


3. Сораулар бирү


Бер-берегез турында тулырак белү өчен кызыклы сораулар уйлап табыгыз. Балаларга фантазиягә бирелергә рөхсәт итегез. Шулай иткәндә, тагын да кызыграк булачак.


4. Маршрутлар булдыру


Баланы сез бара торган юлны күзәтеп барырга кушыгыз. Кәгазьгә чыгартып куелган картада бала сез үткән юлыгызны билгеләп барсын. Бу навигатордагы укны күзәтеп барудан күпкә кызыграк инде.


5. Крестик-нолик уйнау


Бу уен баланы туйдырмый. Олыраклар өчен «Морской бой» уены кулай булыр.


6. Нокталарны тоташтыру


Нокталарны тоташтырырга кирәк булган рәсемнәрне алдан әзерләп куегыз. Бу шөгыль балаларгы кече моториканы үстерү белән беррәтттән санарга өйрәнергә дә ярдәм итәчәк.


7. Магнитлы такта белән уйнау


Бу – юл өчен менә дигән вариант. Чөнки фишка, шашка, шахмат, саннар салон буйлап очып йөрмәячәк.


8. Пластилиннан әйбер ясау


Гадәти пластилин белән киемнәрне, машина салонын пычратып бетерергә мөмкин. Ә балалар өчен махсус камырдан төрле әйберләр әвәләү мондый мәшәкать тудырмаячак.


9. Рәсем ясау


Юлга альбом, кәгазь өчен планшет, карандашлар алыгыз. Иң кечкенәләр өчен рәсем ясау өчен магнитлы такта иң кулай әйбер булыр.



10. Рәсемнәр буенча төрле хикәяләр уйлап табу


Сәяхәт итәр алдыннан, журналлардан төрле рәсемнәрне кисеп алыгыз. Юлда барганда, алар буенча хикәяләр, әкиятләр уйлап табарга мөмкин.


11. Пазллар җыю


Бу шөгыльне һәр бала ярата


12. Карточкалар белән уйнау


Хәзер кибетләрдә сабыйны төрле яктлап үстерә торган карточкалар табып була. Алар ярдәмендә алфавитны ятлатып яки дөньяны танып белергә мөмкин.


13. Сюрпризлар ясау


«Серле капчык»ка вак-төякләр тутырыгыз. Балалар күңелсезләнмәсен өчен, юлның ниндидер өлешен үткәч, капчыктагы берәр әйберне алырга рөхсәт итегез.


14. Биремнәрне башкара-башкара укыгыз


Наклейкалы яки биремнәр яшерелгән китапны уку бала өчен тагын да кызыклырак.


15. Анекдотлар сөйләү


Кем күбрәк мәзәк сөйләр икән – балалар белән шундый рухта ярышсагыз була.


16. Әкиятләр тыңлагыз


Аудиокитаплар әзерләгез яки үзегез әкияләр уйлап табыгыз.


17. Артефактлар җыю


Юл озын булса, тукталышлар ясаган вакытта балага теге яки бу урыннан сувенирлар яки артефактлар табарга кушыгыз. Сәяхәт ахырында бу әйберләрне каян алганыгыз турында искә төшерү кызык булачак.


18. Аш-суда талантларны эшкә җигү


Тукталыш ясаганда, балага мөстәкыйль рәвештә бутерброд ясарга кушарга мөмкин.


19. Сүзләр белән уйнау


Исемнәр, шәһәр исемнәре, хайваннар, азык-төлек буенча сүзләр уйлап табарга мөмкин.


20. Экскурсия уздыру


Теге яки бу шәһәр турында үзегез күп кенә мәгълүмат табып, балагызга сөйләгез.


21. Кул эшләнмәләре ясау


Юлда барганда, конфет фантикларыннан эшләнмәләр ясап була. Иң уңайлы материал – фольга.


22. Мобиль кушымталарда уйнау


Юлга чыгар алдыннан балага яхшы мультиклар һәм акыллы кушымталар йөкләгез. Сабыегыз вакытын файдалы итеп уздырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев