Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Болактагы Яшьләр театрының “Краснобай” спектакле премьерасына Минтимер Шәймиев тә килде

Спектакль тамашачыга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде28 июнь көнне Болактагы Яшьләр театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Красноба...

Спектакль тамашачыга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә тәкъдим ителде



istoriya_sneginki
28 июнь көнне Болактагы Яшьләр театры Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Краснобай” спектакле премьерасын тәкъдим итте. Спектакльне тамаша кылырга ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, “Лукойл” ГАҖ һәм “РИТЭК” АҖ директорлар советлары рәисе Валерий Грайфер да килгән иде.


Болактагы Яшьләр театры “Лукойл” ГАҖ үткәргән Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грант откан булган. “Краснобай” спектакле әнә шул грант акчасына куелган. Аның режиссеры – Рөстәм Фәткуллин.


Сценарийга Валерий Грайферның әнисе Александра Сорокина-Грайферның “Краснобай” повесте нигез итеп алынган. Әсәр узган гасырның 60нчы елларында иҗат ителгән һәм кулъязма рәвешендә сакланган. 2000 елда кулъязма аерым китап булып басылып чыккан.


Спектакль башланыр алдыннан, тамашачыларны Минтимер Шәймиев сәламләде. Ул “Лукойл” һәм “РИТЭК” компанияләренең бөтен илдә, шул исәптән Татарстанда, хәйриячелек белән шөгыльләнүе, кешеләргә карата мәрхәмәтле гамәлләр башкаруы, төрле буын вәкилләренә, шул исәптән яшьләргә, ярдәм итүен билгеләп, Валерий Грайферга рәхмәт белдерде.


Валерий Грайфер әнисе иҗат иткән әсәр геройларының бүген Казан театры сәхнәсендә терелүен могҗиза дип атады. Ул әнисенең бу повестьне бик озак язуын, кат-кат төзәтүен һәм, ахыр чиктә, архивына алып куюын билгеләп үтте.


“Бервакыт, Себердән кайткач, аның архивларын барлап утырганда, шушы әсәр кулъязмасына тап булдым. Укый башладым, кызыксынып киттем. Аны китап рәвешендә бастырырга ниятләдем. Нәтиҗәдә, XIX гасыр авыл кешеләре тормышын тасвирлаган басма дөнья күрде”, – диде ул. Спекталь премьерасын тамаша кылырга килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтте.


Спектакльдә вакыйгалар XIX гасыр ахырында Идел аръягындагы бер рус авылында – Киселевкада бара. Үзәктә – ачлыктан, юклыктан изелгән крестьян гаиләләре – Минеевлар һәм Сорокиннар язмышы. Кыскасы, моннан берничә гасыр элек яшәгән гади кешеләрнең шатлыклары һәм кайгы-борчулары бүгенге тамашачыны да битараф калдырмады.


Чыганак: “Татар-информ”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев