Бәрәңгеле запеканка рецепты

Әлеге запеканка бик җиңел әзерләнә. Ләкин шул ук вакытта тәмле булуы белән җәлеп итә. Балалар әлеге ризыкны аеруча да яратып ашый.
Шулай итеп, безгә кирәк булачак:
Бәрәңгене әрчеп, тозлы суда пешерәбез. Пешеп чыккач, суын сыркытабыз да тукмак белән изәбез. Бәрәңгене изгәндә сөт, май, йомырка, аз гына кечкенә угычтан чыгартылган сарымсак та кушарга мөмкин.
Фаршка тоз, борыч кушып, яхшылап бутыйбыз.
Хәзер майланган табага фаршны тигез итеп җәябез. Өстенә туралган суган, угычтан чыгартылган кишерне дә өстибез. Соңыннан бәрәңге измәсен матур итеп җәябез.
Запеканканы духовкада пешерәләр. Гадәттә, тавык итеннән фарш каулланылган булса, запеканка 30 минутта әзер була.

Шулай итеп, безгә кирәк булачак:
- тавык, сарык итеннән фарш,
- суган,
- кишер,
- бәрәңге измәсе.
Бәрәңгене әрчеп, тозлы суда пешерәбез. Пешеп чыккач, суын сыркытабыз да тукмак белән изәбез. Бәрәңгене изгәндә сөт, май, йомырка, аз гына кечкенә угычтан чыгартылган сарымсак та кушарга мөмкин.
Фаршка тоз, борыч кушып, яхшылап бутыйбыз.
Хәзер майланган табага фаршны тигез итеп җәябез. Өстенә туралган суган, угычтан чыгартылган кишерне дә өстибез. Соңыннан бәрәңге измәсен матур итеп җәябез.
Запеканканы духовкада пешерәләр. Гадәттә, тавык итеннән фарш каулланылган булса, запеканка 30 минутта әзер була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Балалар премиясе" тапшырачаклар ТМТВ телеканалының "Балалар премия"се дип исемләнгән беренче музыкаль премиясе узачак!
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне