Будильник зыянлы


Баланы кечкенә яшьтән үк бер үк вакытта йокларга ятарга күнектерәләр. Баланың кәефе яхшы, хәтере әйбәт булсын өчен аның йокы ритмын көйләргә кирәк. Даими йокысы туймаган бала еш авырырга мөмкин.
Гадәттә, мәктәптә укучы балалары булган ата-аналар аларны йокыдан уятыр өчен будильник кулланалар. Табиблар "уяткычтан" баш тартырга өнди, чөнки кинәт яңгыраган көчле тавыш яшь организм өчен зыянлы.
Ә будильник кулланмагач, баланы ничек уятырга соң?
Бәлки, бер минутка булса да мәшәкатьләрне онытып, ягымлы итеп назлы сүзләр белән уятыргадыр. Назлы сүз ишетеп, ярату тойган баланың кәефе көне буе яхшы булачак бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.
-
Эсседән ничек качарга? Кондиционеры булмаганнарга өйне ничек суытырга? Бездән берничә киңәш!