Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Буяу сатучы уены

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:Буяуларың бар м...

Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезеләләр. Уен алып баручы (буяу сатучы) кызларга буяу төсләре атап чыга.
Малайлар берәм-берәм «буяу» сатып алырга киләләр. Алучы сатучыга болай ди:
Буяуларың бар микән,
Зәңгәр микән, ал микән?
«Төсем матур, мине ал», —
Диючесе бар микән?
Буяу сатучы җавап бирә:
Буяуларым күптән күп:
Зәңгәр, кызыл, яшел, күк.
Кайсы һөнәрен күрсәтсә,
Шуңа шөһрәт, даннар күп.
Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәрен күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып, үз сафына китә. Аннан «буяу» сатып алырга икенче малай килә. Уен «буяу»лар алынып беткәнче дәвам итә.
уен
 
Тазбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев