Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел әбиләр чуагы булырмы?

Быел август ае бик кызу килде. Әмма сентябрьдән кинәт яңгырлы, салкынча  чып-чын көз башланды. Салкынча көннәрдә җәйнең җылылыгы, кояшлы матур көннәр сагындыра  да башлады. Халык зур түземсезлек белән...

%d1%87%d1%83%d0%b0%d0%ba
Быел август ае бик кызу килде. Әмма сентябрьдән кинәт яңгырлы, салкынча  чып-чын көз башланды. Салкынча көннәрдә җәйнең җылылыгы, кояшлы матур көннәр сагындыра  да башлады. Халык зур түземсезлек белән пәрәвез очкан, җылы “әбиләр чуагы”н көтә. Быел көзге җылы  көннәр 15 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр дәвам  итәргә мөмкин дигән фаразлар бар.
Ә ни өчен көзен  кыска гына вакытта булып алучы  җылы көннәрне “әбиләр чуагы” дип атыйлар соң?
Беренчедән, сентябрьдә кырдагы урып-җыю эшләре төгәлләнгәч, авыл хатын-кызлары инде кырда түгел, ә йорт тирәсендә  киндер талкыганнар, тукыма ясаганнар, кичләрен бергә җыелып, шул тукымадан кием-салым теккәнннәр, җеп эрләгәннәр, бәйләгәннәр, кул эшләре белән шәгыльләнгәннәр.
Икенчедән, “әбиләр чуагы” вакытында очучы пәрәвезләрне  хатын-кызларның беренче чал чәче белән чагыштырганнар.
“Әбиләр чуагы”ның төгәл вакыты юк. Ул төрле елда төрле вакытта  килергә мөмкин. Һичшиксез, “әбиләр чуагы” быел да булыр.
 
Фото playcast.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев