Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел Казан мәктәпләренә 115 мең укучы бара

Быел Казанда беренче тапкыр парта артына 14 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак. Барлыгы 115 мең укучы 1 сентябрьдә мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф...

Быел Казанда беренче тапкыр парта артына 14 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утырачак. Барлыгы 115 мең укучы 1 сентябрьдә мәктәп кыңгыравы чыңлаячак. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Һадиуллин җиткерде.
«Быел Казанда мәктәп партасы артына 115 мең укучы утыра, шуларның 14 меңе – беренче сыйныфка баручылар. Бүген “Кояшлы шәһәр” микрорайонда төзелүче өч балалар бакчасының беренчесе ачылу тантанасы булды. Ел ахырына кадәр 620 урынга исәпләнгән тагын икесе тапшырылачак”, диде Илсур Һадиуллин.
Аның сүзләренчә, шәһәр җитәкчеләре мәгариф оешмаларындагы куркынычсызлык буенча булган проблемаларны чишүдә сизелерлек алга китте. Алар барысы да АПС һәм «Стрелец-мониторинг» системалары белән җиһазландырылган. Янгынга каршы чаралар өчен 64,9 млн нан артык акча бүлеп бирелгән. Барлык белем йортларына да видеокүзәтү куелган, шулай да көндезге сак өчен 93,3 млн сум акча кирәк әле.
Быел Казанда 17 мәктәп, өч балалар бакчасына 504 млн лык капиталь ремонт үткәрелгән. 121,9 млн сумлык агымдагы ремонт 286 белем оешмасына ясалган. 4 спорт залы һәм административ мәйданнарны ремонт эшләре дәвам итә.
«Берничә кисәтүне искә алмаганда, алар август ахырына кадәр бетереләчәк, безнең шәһәр мәктәпләре яңа уку елына әзер”, дип билгеләп үтте докладчы.
Быел һәр унынчы Казан укучысы , ә бу 16 мең бала дигән сүз, икенче сменада укыячак. Бу яклап тенденция үсә бара. Федераль программа кысаларында шәһәрдә 8 мең урынга каралган 7 мәктәп төзү планлаштырылган. Кызганыч, Совет районындагы 1224 урынга булган мәктәп төзелеше, финанслау булмау сәбәпле, туктатылды. Хәзерге вакытта Татарстанда 17 мәктәпкә ихтыяҗ бар.
Шунысын да билгеләп үтик, 2015/2016 уку елына 19 мәктәп автобусы 20 маршрутта хезмәт күрсәтәчәк, аларда 600 укучы 15 база мәктәбенә йөртеләчәк.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акцииясе кысаларында Казанның 1913 беренче сыйныф укучысы мәктәп портфельләре белән тәэмин ителде. Депутатлар, шәхси эшмәкәрләр һәм ата-аналар әлеге акция кысаларында 7,8 млн сумлык ярдәм күрсәттеләр.
Мәктәпләрдә эшнең тотрыклылыгын күпвакыт кадрлар хәл итә. Бүген мәгариф системасында 15 мең 848 педагог, аларның 29 проценты – 35 яшькә кадәрге укытучылар. Укытучының уртача хезмәт хакы 32 мең сум. Бүгенге көндә башлангыч сыйныф укытучыларына, математик, физикларга вакансияләр бар. Вакансияләрне ябу буенча эшләр август ахырына кадәр дәвам итәчәк, шул исәптән, булган педагогларга өстәмә сәгатьләр бирү хисабына да.
Фото; derbent2.dagschool.com Фото; derbent2.dagschool.com
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев