Быелгы көз нинди булачак?


2016 нчы елның көзе нинди булыр? Моны алдан бер кеше дә төгәл генә әйтә алмый. Үзебезнең сорауга җавапны сынамышлардан табарбыз.
Көзге сынамышлар белән танышыйк:
Сентябрь аяз - кыш салкын.
Су күбекләнеп акса, тиз арада яңгыр булыр.
Болытлар бер-беренә каршы килсә, һава бозылып, яңгыр булып торыр.
Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.
Болыт килгәндә әтәч кычкырса, көн аяз булачак.
Көз көне пәрәвез очса, көз яхшы килә.
Көз озын килсә, яз соң килер.
Ноябрь тугызында бәс булса - суыкка, томан булса - җылыга.
Беренче сентябрь җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.
Мичтәге ут кызыл булып янса, көн салкын була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
"Сабантуй"ны укып өйрәнәбез #мәктәпяңалыклары
-
Каюм Насыйри МӘШҺҮР ТАТАРЛАР
-
Иммунитетны ныгытыр вакыт Киңәшләр