Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйге тәмам, җиңүчеләр билгеле!

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле.

"Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Аларның исемнәрен игълан иткәнче, бәйге турында берничә сүз әйтик.
Кадерле укучыларыбыз, бәйгедә катнашкан балалар! Сезгә сокланабыз, сезнең белән горурланабыз! Чөнки бәйгегә килгән 94 эшнең һәркайсы күңел биреп эшләнгән. Аларда - әби-бабайлар, нәсел язмышы. Күпләргә шушы бәйге үз шәҗәрәләрен өйрәнергә, әби-бабайларының язмышын барларга этәргеч биргән. Бик сөендек. Кайберәүләр нәсел чылбырының ике дистәгә якын буынын белә икән. Ихластан сокландык! Димәк, бу гаиләдә нәсел шәҗәрәсе - буыннан буынга күчә торган мирас.
Бәйгегә килгән хезмәтләр арасында туганнар, якыннар авызыннан ишеткәннәрне бәян иткәннәре дә, чын эзләнү эше булганнары да бар. Тик аларның һәркайсын бер сыйфат берләштерә: бу хезмәтләрдә - әби-бабаларыбыз, илебез язмышы. Кайбер эшләрне укыганда жюри әгъзалары күз яшьләрен тыя алмады хәтта. Иң кызыклы, эчтәлекле иншаларны сайтыбызга да урнаштырырга сүз бирәбез.
Инде аңлагансыздыр, жюрига җиңүчене билгеләү шактый авыр булды. Озак фикер алышулардан соң, мондый нәтиҗәгә килдек. Күңелебезгә аеруча ошаган, күп тырышлык куеп эшләнгән, бай эчтәлекле биш эшне аерып алдык. Бу эшләрнең авторлары – җиңүчеләр. Менә алар: Балтач районы Смәел мәктәбеннән Камилә Мөхәммәдиева, Тукай районы Иске Абдул мәктәбеннән Лилия Әхтәмова, Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясеннән Габдрахман Хәсәнов, Казанның 13нче гимназиясеннән Тимерхан Гыйльмеев, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 2нче мәктәбеннән Айнур Гәрәев. Котлыйбыз һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Җиңүчеләрне бүләкләү 22 июнь көнне Казанда булачак. Һәркайсыгыз белән аерым элемтәгә керербез, кадерле җиңүчеләребез. Башкалар да күңелен төшермәсен - барлык катнашучыларга катнашучы сертификатлары әзерләнә. Тагын бер серне чишәбез: тиздән “Сабантуй” журналы нәсел шәҗәрәсен барлауга юнәлдерелгән яңа бәйге игълан итәчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, безнең бәйгеләрдә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев