Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгедә җиңүче Дилә Нигъмәтуллина белән дуэт башкарачак /видео/

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Казанда узачак концерты алдыннан 3 яшьтән башлап 15 яшькәчә балалар өчен җырлы бәйге игълан иткән иде. Әлеге балалар җырчының репертуарыннан үзләре яраткан бер җырны башкарып,...

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина Казанда узачак концерты алдыннан 3 яшьтән башлап 15 яшькәчә балалар өчен җырлы бәйге игълан иткән иде. Әлеге балалар җырчының репертуарыннан үзләре яраткан бер җырны башкарып, видеосын аңа җибәрергә тиеш иде. Конкурсның җиңүчеләре бүген билгеле булды.
Беренче урынга 15 яшьлек Юлия Марешева чыккан. Әлеге кыз Дилә белән бергә аның концертында дуэт башкарачак. Ә икенче урында – 4 яшьлек Теләче кызы Язилә Шәмсетдинова. Гомумән, Язилә бик актив кыз! Күптән түгел генә ул “Минем яраткан татар телем” бәйгесендә беренче урынга лаек булган иде. Ә өченче урынны – 4 яшьлек Ралина Нурмөхәммәтова яулаган. Тавыш бирү турында катнашкан барлык уенчылар да җырчының концертына чакырулы икән. Аларга Дилә бүләкләр һәм диплом әзерләгән.






– Әлеге идея башымда күптәннән йөри иде. Ләкин вакыт җитеп бетмәү сәбәпле, гел кичектерелеп килде, – диде Дилә үзе белән элемтәгә кергәч. – Берничә әни кеше җырларымны көйләп йөрүче балаларының видеоларын миңа җибәргәч, эшләп карарга микән әллә дип уйладым. Бу кадәр кызыксыну булыр дип көтмәгән идем. Хәтта “Вконтакте”да утыручы балалар конкурс турындагы мәгълүматны күреп, үзләре әниләренә “катнашасым килә” дип белдергәннәр. Ә үземә 4 яшьлек Язилә Шәмсетдинованың чыгышы бигрәкләр дә ошады, – диде җырчы.

Мондый эчтәлектәге конкурсны Дилә Нигъмәтуллина җәй аенда да кабатларга уйлый. Димәк, сезнең балаларыгызның да бәйгедә катнашу мөмкинлеге бар дигән сүз.
Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев