Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйгедә җиңеп, Татарстан Республикасы дәүләт архивына экскурсия от

 «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, кичә Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйге...

 «Татармультфильм» берләшмәсенең матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, кичә Татарстанда «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәният-мәгариф проекты игълан иткән «Минем шәҗәрәм» генеалогия проектлары бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Дәүләт архивы белән «Татармультфильм» берләшмәсенең уртак идеясе.
%d0%b4%d0%b5%d1%80%d0%b5%d0%b2%d0%be
Әзер проектлары һәм иҗади эшләрен укучылар 2017 елның 8 гыйнварына кадәр җибәрә ала. Эшләрне архив хезмәткәрләре һәм Татар Балалар нәшрияте редакторлары кергән бәйсез жюри бәяличәк. Конкурс эшләренең төп критерийлары – шәҗәрәнең дөреслеккә туры килүе һәм гамәли материалларның теркәлгән булуы. Тикшеренү эшләренә өстәп рефератлар, альбомнар, елъязмалар, презентацияләр һәм видеофильмнар да кертергә ярый.

Җиңүчеләр Татарстан Республикасы дәүләт архивына экскурсиягә килү уникаль мөмкинлегенә дә ия булачак.
Бәйгегә 16 гыйнварьда йомгак ясалачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев