Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда да аквапарк булачак!

Чаллыда аквапарк булачак. Ул автокаладаның 36–37 бистәләре артындагы карьерда төзелергә мөмкин, дип яза "Шәһри Чаллы".Мәскәүдән килгеп аквапарк булдырырга теләгән инвесторлар Чулман яр буен сайлаганна...

Чаллыда аквапарк булачак. Ул автокаладаның 36–37 бистәләре артындагы карьерда төзелергә мөмкин, дип яза "Шәһри Чаллы".

Мәскәүдән килгеп аквапарк булдырырга теләгән инвесторлар Чулман яр буен сайлаганнар. Һәрхәлдә шәһәр җитәкчеләре аквапарк төзелеше өчен әнә шул карьерны тәкъдим итәләр. Чаллыда аквапарк төзелсә, ул бөтен Чулман аръягы районнары һәм гомумән шушы төбәк өчен иң эре күңел ачу корылмаларының берсе булачак. Инвесторлар аны ике ел эчендә төзеп файдалануга тапшырырга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев