Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаллыда Игезәкләр фестивале үтәчәк

28 майда Яр Чаллының Жиңү паркында «Икеләтә бәхет» дип аталган игезәкләр йөреше узачак.Әлеге парад Бөтенроссия игезәкләр бәйрәменә багышланып уздырыла. Биредә концерт программасы, викториналар, кызыкл...

28 майда Яр Чаллының Жиңү паркында «Икеләтә бәхет» дип аталган игезәкләр йөреше узачак.



Әлеге парад Бөтенроссия игезәкләр бәйрәменә багышланып уздырыла. Биредә концерт программасы, викториналар, кызыклы флэшмоб белән бергә башка чаралар да узачак. Әлбәттә, тамашачыларның төп игътибары бер-берсенә су тамчысы кебек охшаган апа-сеңелләр, абый-энеләргә юнәлдереләчәк.


Игезәкләр парадында катнашырга теләгәннәр pro7ya.ru. порталында теркәлергә тиеш. Чарада бары тик игезәге, ике игезәге яки хәтта өч игезәк туганы булганнар катнашырга мөмкин. Алдан теркәлгәннәр катнашучы сертификатына ия булачак.


Нәрсә: Игезәкләр йөреше


Кайда: Яр Чаллы шәһәре, Жиңү паркы


Кайчан: 28 май, 16.00


Катнашу: бушлай

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев