Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чикләрсез театр

Казан яшь тамашачылар театрында 10 һәм 11 сентябрьдә  начар ишетүче һәм күрүчеләр өчен спектакльләр күрсәтеләчәк. 

Казан яшь тамашачылар театрында 10 һәм 11 сентябрьдә  начар ишетүче һәм күрүчеләр өчен спектакльләр күрсәтеләчәк.  Театр, “Игелекле эшләр көне” Хәйрия фонды белән берлектә, “Чикләрсез театр” (“Театр без границ”) проекты кысаларында узган ел беренче тапкыр шул рщвешле “Кыргый” (“Дикий”) спектаклен тәкъдим иткән иде. Ул тулы заллар җыйды.   Көз көне дә сурдотәрҗемә һәм тифлокомментарийлар белән спектакль  күрсәтелгән.

«Чикләрсез театр» проекты ярдәмендә ишетү һәм күрү сәләте начар булган тамашачылар да спектакльләрне уңайлы итеп карый ала. Тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә булган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләрен) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.

Быелгы сезонда тетар үз тамашачыларын кабат сөендерә. 10 сентябрьдә “Кечкенә принц”, ә 11 сентябрьдә  “Оскар һәм Розовая мама” дип исемләнгән спектакльләр сәхнәләштереләчәк. Спектакльләр 18.30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә “Игелекле эшләр көне” Хәйрия фонды матбугат үзәге.  

 

Фотолар Казан яшь тамашачылар театры сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев