Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чит илләрдә мәктәп укучылары ничек ял итә?

Кайвакыт балаларыбыз каникулларның кыскалыгына зарлана. Ә алар башка илләрдәге яшьтәшләренең яллары күпкә азрак икәнлеген беләләрме икән?Мәсәлән, Европаның күп кенә илләрендә җәйге каникуллар бездәге...

Кайвакыт балаларыбыз каникулларның кыскалыгына зарлана. Ә алар башка илләрдәге яшьтәшләренең яллары күпкә азрак икәнлеген беләләрме икән?

Мәсәлән, Европаның күп кенә илләрендә җәйге каникуллар бездәге кебек 3 ай түгел, ә 2 ай гына.
Франциядә уку июль башында бетә, 4нче сентябрьдә башлана. Балаларның җәйге яллары 2 ай булып чыга.
Германиядә һәрбер федераль җирнең үз тәртибе. Нигездә, җәйге каникуллар 20нче июльдә башлана һәм 6 атна дәвам итә. Сентябрь уртасына барлык мәктәпләрдә дә уку башлана.
Испания укучылары 20нче июньнәрдә ял итә башлый. Мәктәпкә 12нче сентябрьдә баралар.
Бөекбританиядә җәй көне 6 атна ял каралган.
Дубай укучылары июнь ахырыннан 10нчы сентябрьгә кадәр ял итә.
Израильдә башлангыч мәктәп 30нчы июньдә, урта һәм югары сыйныфлар 20нче июньдә ялга туктый. Уку 1нче сентябрьдә башлана.
Россия, Украина һәм Төркия укучылары җәйге ялларны да исәпкә алып, елга 18 атна ял итә. Димәк, безнең мәктәп балаларының ялы – иң озыны.
Дания һәм Чехиядә укучыларның ялы елга 11 һәм 12 атна тәшкил итә.
Болгариядә, регионына карап, 14 яки 19 атнага кадәр ял итәләр.
Япония укучыларының ялы – иң азы, мөгаен. Аларның еллык каникулларын кушсаң, барлыгы 2 ай килеп чыга.
Елга 1 генә ай ял итүче мәктәпләр дә бар. Бу – Индонезия һәм Һиндстанда яңгырлар сезонында туктап торучы белем бирү йортлары.
Көньяк Кореяда балалар елына 3 кенә атна ял итә.
Төньяк Кореяда уку елы 1нче апрельдә башлана һәм 31нче июльгә кадәр дәвам итә. Аннан соң айдан артык ял һәм 1нче сентябрьдән уку.Икенче такыр ял итү 31нче декабрьдән 10нчы февральгә кадәр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев