Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ЧИТ КЕШЕДӘН ЕРАК ТОР!

Бу елның җәендә “Лиза Алерт” эзләү отряды Саратов шәһәрендә чираттагы социаль экспериментын уздырды. Әти-әниләр рөхсәте белән чит кешеләр 3-12 яшьлек балаларны уен мәйданчыкларыннан алып китәргә тиеш...


Бу елның җәендә “Лиза Алерт” эзләү отряды Саратов шәһәрендә чираттагы социаль экспериментын уздырды. Әти-әниләр рөхсәте белән чит кешеләр 3-12 яшьлек балаларны уен мәйданчыкларыннан алып китәргә тиеш иде. Экспериментта катнашкан 17 баланың 15е(!) чит кеше белән китәргә риза була, бары тик 6 яшьлек ике кыз гына барудан баш тарта. Бу саннар уйланырга мәҗбүр итә...
Кеше күп була торган мәйданчыклардан балаларны ничек алып китәләр соң?
Гадәттә, урлаучылар баланың ышанычын яулап алыр өчен аның белән матур гына сөйләшә башлый. “Әйдә, мин сиңа тәмле туңдырма алам”, “Анда бер песи баласын коткарырга кирәк, миңа ярдәм ит әле” кебек җөмләләр белән баланы җәлеп итәләр. “Сине әтиең чакыра, әйдә аның янына илтеп куям”, “Күгәрченнәр ашатып киләбезме?” дигән җөмләләргә балалар шунда ук ышана.
Урлаучы ямьсез, усал абый гына була дигән сүз түгел!
Без күп очракта урлаучыны усал ир-ат итеп күзалларга күнеккән. Балаларның күз алдына да явыз кеше ир-ат образында килеп баса. Әмма урлаучылар арасында хатын-кызлар да еш очрый. Балалар хаын-кызларга ныграк ышана дигән фикер дә бар. Аларга матур апалар шулай ук явыз булырга мөмкин икәнен аңлату бик мөһим.
Ярдәм сорарга оялма!
“Лиза Алерт” оештырган эксперименттан соң балалардан сораштыру үткәргәннәр. “Апаның миңа тиен күрсәтмәячәген мин инде аңлап алган идем”, - дигән бер бала. Ни өчен беркемне дә ярдәмгә чакырмадың дигәч, ул оялуын әйткән. Балалар оялып кына калмый, чит кеше алдында сәер булып күренүдән дә курка икән.”Әгәр ул миңа бернинди зыян да эшләргә җыенмаса, минем ярдәмгә чакыруымнан барысы да көләчәк бит”, - дип уйлый икән балалар. “Өлкәннәр һәрчак акыллырак була”, “зурлар сүзеннән чыгарга ярамый” ише фразалар да күп баланың баш миенә сеңгән була. Болар барысы аңа үзен коткарырга, вакытында ярдәм сорарга комачауларга мөмкин.
Эксперимент вакытында “Лиза Алерт” эзләү отряды тагын бер фактка игътибар итә. Балаларны кеше күп булган мәйданчыклардан алып китсәләр дә, янәшәдә булган өлкәннәр моны тыныч кына күзәткән һәм бернинди чара да күрмәгән. Өлкән кешеләрнең битарафлыгы шаккатыра һәм куркыта. Мөмкин кадәр игътибарлы булсак иде. Сезнең вакытында ярдәм итүегез – баланың гомерен саклап кала ала.

Илүсә Зәйнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев