Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чүп-чарда алтын бармы?

Лондонда узган Олимпиадада медальләр ясау өчен 9,6 кг алтын, 1210 кг көмеш, 700 кг бакыр сарыф ителгән.Япониядә исә электрон чүп-чардан 2014 елда гына да 143 кг алтын, 1566 кг көмеш, 1112 тонна бакыр...

Лондонда узган Олимпиадада медальләр ясау өчен 9,6 кг алтын, 1210 кг көмеш, 700 кг бакыр сарыф ителгән.
Япониядә исә электрон чүп-чардан 2014 елда гына да 143 кг алтын, 1566 кг көмеш, 1112 тонна бакыр җыеп алганнар.  Бу илдә электрон чүп-чар шулкадәр күп. Шуңа күрә Токиода 2020 елда узачак Олимпиаданы оештыручылар медальләрне шундый рәвештә табылган кыйммәтле металлдан ясарга җыеналар. Металларны гадәти булмаган чыганаклардан - "шәһәр рудникларыннан", ягъни чүплекләрдән алачаклар.
Без чыгарып аткан смартфон, телефон, телевизор һәм башка электрон җайланмаларда күпме алтын-көмеш бар икәнен башыгызга да китермисездер әле!
 
gadzhet_planshet_smartfon_ikonki_sensornyj_ekran_99974_3840x2160

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев