Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чәйнең килеп чыгышы билгелеме?

Чәй моннан 4700 ел элек Кытайда билгеле булган. Башта аны дини бәйрәмнәрдә монахлар гына эчкән. Кайда үсүенә, сортына, тәменә карап, аны төрлечә атап йөрткәннәр. Аның иң күп таралган исеме - "ча". "Ча...

Чәй моннан 4700 ел элек Кытайда билгеле булган. Башта аны дини бәйрәмнәрдә монахлар гына эчкән. Кайда үсүенә, сортына, тәменә карап, аны төрлечә атап йөрткәннәр. Аның иң күп таралган исеме - "ча". "Ча-и" дигән варианты да кулланыла.Татар теленә ул каян килеп кергән? Кытай теленнәнме? Монголларданмы? Монголлар аны "цай" дип йөрткәннәр.
Чәйнең Кытайдагы Юньнань провинциясендә үсүен исбатлаганнар. Португалия сәяхәтчеләре аны Көнбатыш Европага 1517 елда Ост-Һинд компаниясе голландлардан сатып алып, Англия короленә чәй җибәрә. Англиядә дә, Франция белән Германиядә дә чәй эчә башлыйлар. 17 гасыр башында Америкада да чәйдән авыз итәләр. Аны АКШның беренче президенты Д.Вашингтон да бик яратып эчкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев