Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыршы, чыршы, без сине...

"Минем әнием кечкенә чакта әбием һәм бабаем белән Казахстандагы бер кечкенә генә авылда яшәгән. Анда - дала. Далада агачлар юк. Ә кышын далада бөтенләй берни дә юк. Ул вакытта кечкенә кыз булган минем...

"Минем әнием кечкенә чакта әбием һәм бабаем белән Казахстандагы бер кечкенә генә авылда яшәгән. Анда - дала. Далада агачлар юк. Ә кышын далада бөтенләй берни дә юк. 
Ул вакытта кечкенә кыз булган минем әнием Яңа ел алдыннан гел бер генә нәрсә турында хыялланган - яшел чыршы! Яңа ел чыршысы! Тик далада каян табасың аны?! Көндез шырпы яндырып эзләсәң дә табалмыйсың далада чыршыны. 
Нинди генә әкият укыса да - яшел чыршы, нинди генә хикәя укыса да - Яңа ел чыршысы! Ә әниемнең бер генә тапкыр да чыршы күргәне юк! Рәсемдә генә. Кызларының шундый самими хыялын да чынга ашыра алмыйбыз дип, бик борчылган ул вакытта әби белән бабай. Уйлый торгач җаен да тапканнар!
30 декабрь көнне бабам елга янындагы тугайга барып шомырт куагын кисеп кайткан. Аннары әби белән бабай шыпырт кына кызлары күрмәгәндә төне буе иске гәҗитләрне зелёнка белән буяганнар, бахрома сыман кискәләп һәр ботакны (!) шуның белән ябыштырып чыкканнар. Һәр ботакны!
Иртүк әнием бүлмә утрасында торган яшел чыршыга тап була. Шатлыгы эченә сыймаган кыз көне буе үз куллары белән чыршысына уенчыклар ясый. Чын Яңа ел чыршысына! Үз чыршысына!
Әнием әле дә онытмый бу вакыйганы. Иң бәхетле чагым шул иде, һәм шул көннән бирле могҗизаларга ышанам, дия-дия сөйли. "
Мондый әти-әниләр булу үзе могҗиза. 

detivdome.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев