Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Данир Сабиров кызларына исемнәрне ничек сайлаган? 

Кызларым берсе Мәрьям, кечесе - Дания исемле. Хатын белән алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз бала туа икән, исемне мин сайлыйм, малай туса - хатынга ошаган исемне кушабыз. Фото җырчының Инстаграм битеннән...

Кызларым берсе Мәрьям, кечесе - Дания исемле. Хатын белән алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз бала туа икән, исемне мин сайлыйм, малай туса - хатынга ошаган исемне кушабыз.
Фото җырчының Инстаграм битеннән алынды
Югыйсә, беренче кызга Миләүшә шулкадәр заманча исем кушмакчы иде: “Милана” ошый иде аңа. Шуны ишетү белән, кит, исеммени бу, алай булгач, малай тугач аңа “Интер” дип кушарбыз (Интер, Милана - футбол командасы), дидем. Шуннан соң минем белән килеште, мин сайлаган исемне куштырдык. Мәрьям - Гайсә пәйгамбәрнең әнисенең исеме. Матур исем. Ә инде киләчәктә малай тугач, ул “Интер” дигәнне сайласа да, каршы килеп булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев