Данир Сабиров:“Кызыбыз ярышларда алдынгы урыннар яулый”

Данир Сабиров, артист: "Олы кызыбыз Мәрьям өч яшь ярымнан нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Башта “Гимнастика” үзәгенә йөргән иде, хәзер “Тулпар” спорт комплексының бюджет бүлегендә шөгыльләнә. Нәфис гимнастикада буй, аяклар озын булса яхшы. Мәрьямгә хәзер алты яшь. Ярышларда күп катнаша. Менә әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган зур ярышта Татарстан командасыннан берүзе икенче урын белән кайтты. Беренче урыннар да ала. Моннан тыш, мәктәпкә әзерлек төркеменә, биюгә йөри һәм инглиз телен ныклап өйрәнә.
Нәфис гимнастика арзанлы спорт төре, димәс идем. Һәр ярыш өчен егерме мең сум акча түлибез. Моннан тыш, чыгыш ясар өчен костюмга (купальник) - якынча егерме мең, кыршауга (обруч) 1500 сум кирәк. Мәрьям төркем белән дә, ялгызы гына да чыгыш ясагач, берьюлы икешәр кием тектерергә заказ бирәбез. Бу үзе генә дә кырык мең сум дигән сүз."
Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Иртәнге чәйгә – круассан Иртәнге чәйгә круассан пешерәсезме? Пешереп карагыз!