Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Диңгез-күлләр зәңгәр дибез, аллары да була бит!

Безнең планета – ул серләр һәм сюрпризлар тулы шар. Менә синең ал төстәге күлләр турында ишеткәнең бар идеме? Шундыйларның берсе Африкада, Сенегалда урнашкан.Мондый могҗизаны көн саен күрмисең, билгел...

Безнең планета – ул серләр һәм сюрпризлар тулы шар. Менә синең ал төстәге күлләр турында ишеткәнең бар идеме? Шундыйларның берсе Африкада, Сенегалда урнашкан.

Мондый могҗизаны көн саен күрмисең, билгеле. Хәер, анда яшәүчеләр күрәдер. Әйтерсең лә күл төбен кемдер ал пионнар белән түшәгән. Монда су шул кадәр тозлы, анда җан иясе дә яши алмый...берсеннән башка. Ниндие дисеңме? Алга таба укы!
Ал күл (Розовое озеро) яки Сенегалдагы этник төркемнәр әйтүенчә, Ретбаның яры 2 кмга сузылган. Җирлектә яшәүчеләр көне буе күл төбеннән тоз җыя. Мондый хезмәт бер дә җиңелләрдән түгел, ләкин Сенегал халкы – ир-атлары да, хатын-кызлары да моңа инде күнеккән. Бу күлдә нинди сер яшеренгән соң?

Суга ал төсне анда яшәүче бердәнбер җан иясе – үзенчәлекле микроорганизмнар бирә. Алар куе тоз эремәсендә яши ала. Күлдә башка бер суүсем дә, балык та яшәми.
Ретбаның суы Үле диңгез суыннан 1,5 тапкырга тозлырак – 1 литрга 380 грамм тоз.

Микробиолог Бернард Оливер күлнең гаҗәеп төсен фәнни яктан аңлатырга тырышкан. Монда яшәүче микроорганизмны ул тапкан да инде. Аңа Dunaliella salina дигән исем бирелгән. Бу микроорганизм кояш нурларын йотып, аксыл шәмәхә-ал төстә пигмент бүлеп чыгара икән.

Dunaliella salina Галофиллар – тозлы суда яшәүче яшел суүсемнәр төркеменә керә. Микроскопик бер күзәнәкле хәрәкәтчән суүсемнәрдә b-каротин дигән кызыл пигмент бар. Шул пигмент күлне кызгылт-ал төскә буйый икән дә инде.

Безнең илдә дә андый күл бар дип кем уйлаган бит! Кырымда шундыйрак табигать могҗизасы – Кояш күле урнашкан. Ал төстәге сулык урыны – Опук борыны җирлегендә. Ком толымы аны Кара диңгездән аерым тора. Кояш күленең мәйданы 500 гектарга җитә, ә уртача тирәнлеге – нибары 1 метр чамасы.

Күлнең төбендә файдалы ләм күп, ә тоз күләме – 1 литрга 350 грамм. Кояш күле Кырымда иң тозлы сулык булып санала. Һава температурасы бик югары булса, күл тулысынча корый, ә ташлар һәм дала үсемлекләре тоз кристаллары белән каплана. Күз алдыңа китер: эссе җәй көнендә бәскә күмелгән тигезлек.
Монда тагын бер «буяу» яши – ул артемий кысласы. Аның күпсанлы колонияләре күлне шулай ук нәфис төскә кертә. Төсләре азык һәм һава концентрациясенә карап, яшелдән ачык кызылга кадәр үзгәрергә мөмкин. Кырымда булсаң, һичшиксез, бу матурлыкны күрми китмә!
Планетабызда зур ал төстәге күлләр барлыгы 8: Хиллер күле (Австралия), Ретба күле (Сенегал), Торревьеха тоз күле (Испания), Хатт диңгез култыгы (Австралия), Тузанлы ал күл (Канада), Ал күл (Австралия), Масазир күле (Азербайджан) һәм Квайрадинг дигән ал күл (Австралия). Болар барысы да безнең колачлап булмаслык Җир шарының искиткеч бизәкләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев