Дилә Нигъмәтуллина: “И, Ходаем, ярый әле бөтенләй кисеп куймаган”

Җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызы Сәфинәгә 5 яшь тулды. Күпләрегез беләдер, Сәфинәнең чәче бик үзенчәлекле булып үсеп килә: бөдрә һәм бик калын. Шушы араларда кызчык чәче белән тәҗрибә ясап куйган.

– Кухняда мәш килеп ашарга пешереп ята идем, – дип сөйлисе әни. – Сәфинәнең нишләптер тыны да чыкмый. Гадәттә, ул бик күп һәм кычкырып сөйләшә. Уенчыклары белән диалоглар алып бара. Ә монда тып-тын. Бер сере бардыр моның дип, бүлмәсенә чыгып карасам: челкасын кисеп куйган. Һәм шундый җитди рәвештә: “Әни, кара, матурмы?”, – дип көзге каршында басып тора. “И, Ходаем, ярый әле бөтенләй кисем куймаган чәчен”, – дип уйлап куйдым. Күпме тырышып үстердек бит ул бөдрә чәчләрне.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне