Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дилә Нигъмәтуллина кызының бөдрә чәче сере нидә?

Музыкант, аранжировкалар остасы Марат Мухин һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызлары Сәфинә уникаль чәчләре белән тирә-юньне таң калдыра: вак-вак кына бөдрәләре төне буе бигудида торган диярсен. Ә алар...

Музыкант, аранжировкалар остасы Марат Мухин һәм җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның кызлары Сәфинә уникаль чәчләре белән тирә-юньне таң калдыра: вак-вак кына бөдрәләре төне буе бигудида торган диярсен. Ә аларның күплеге, аларның купшылыгы, аларның калынлыгы...

Сәфинәнең прическасы сере белән уртаклашуын Диләнең үзеннән сорадык.
— Дилә, бу бөдрәләрең сере нидә?
— Сере бик гади: сернең юклыгында. (Көлә) Нәселдән килгән бүләк алар. Иремнең әнисе — каенанамның чәчләре шундый иде. Үзләре бөдрә, үзләре калын. Кечкенәрәк чакта тараганда гел елый, чәченә тигәнне яратмый иде. Хәзер ул да ияләште, мин дә карарга өйрәндем. Юынып чыгуга бальзам сөртәм, әкренләп астан өскә таба тарыйм. Бетте, бүтән тимим. Үзе шулай күпереп, бөдрә булып кибә.
Сәфинәнең сөйләшүе дә бик үзенчәлекле, кыю, чая кыз икәне күренеп тора. Характеры буенча кемгә охшаган?
— Әллә тагын, төгәл генә әйтә алмыйм. Барыбыздан да әзрәк алгандыр. Әлеге дә баягы нәселдәнлек төшенчәсе бар бит әле. Тәрбия бар. Кайвакыт әти-әниләр аптырый: гаиләдә 3 бала, өчесенә дә бер үк тәрбия, ә ник алар үсеш дәрәҗәсе буенча төрле? Менә шул генетика уйныйдыр монда. Сәфинәнең теле бик тиз ачылды, сорауларына җавап табарга өлгерми идем. Аңлатканны бик җиңел үзләштерә. 2 яшендә "Муха-цокотуха"ны шартлатып сөйли иде. Ахырына кадәр үзе сорый-сорый өйрәнде. Татарча шигырьләр дә өйрәтергә тырышам.
— Нинди түгәрәкләргә йөртәсез?
— Сәфинә инглиз телен өйрәнә, йөзәргә ярата. Үзенә ошаган шөгыль белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәм. Гаджетлар тоттырмаска тырышам. Ул планшетның нәрсә икәнен белми. Телефонга да исе китми.
— Үскәч кызыгыз артист булырга теләк белдерсә ни диярсез?
— Мин каршы түгел, күңеленә хуш килгән өлкәдә эшләсен. Шәхсән үзем җырсыз, иҗатсыз яши алмыйм. Җырларым кемнәрнеңдер җаннарына дәва, күңелләренә шифа икән, мин әлеге эшемне дәвам итәргә тиеш дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев