Динә Гарипова: "Балага китап бүләк итеп изге гамәл кылыгыз"

Динә Амур өлкәсендәге Свободный шәһәре үзәк балалар китапханәсенә 2 китап яздырган.

Җырчы Динә Гарипова «Балага китап бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты. «Голос» проекты җиңүчесе барлык теләкләре булган кешеләрне китапханә фондларын тулыландыруда ярдәм итәргә чакырды.
«Шушы көннәрдә мин Россия дәүләт балалар китапханәсенең «Балага китап бүләк ит» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылдым", – дип хәбәр итә Татарстанның атказанган артисты үзенең Instagramында. – Мәгълүматлаштыру гасыры балаларның китапка булган мөнәсәбәтен үзгәртте, социологик тикшеренүләр балаларның буш вакытларында китап укуы кинәт кимүен ачыклаган. Балаларны китапка якынайтуда китапханәләр зур роль уйный. Кызганыч, алар заманча, сыйфатлы балалар әдәбияты җитмәүне җиткерә. Аеруча бу кечерәк шәһәрләргә, яңа китаплар барып җитә алмаучы авылларга кагыла».
Нәтиҗәдә, Динә Амур өлкәсендәге Свободный шәһәре үзәк балалар китапханәсенә 2 китап яздырган һәм алар тиздән анда урын алачак.
Әлеге акциягә кушылу өчен prk.rgdb.ru сайтына керергә һәм исемлектән китапханә сайларга кирәк.
«Кушылыгыз, зур чыгым түгел бит бу! Балага китап бүләк итеп изге гамәл кылыгыз. Бигрәк тә Яңа ел алдыннан!» – дип өнди Динә үзенең язылучыларын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.