Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Динозаврлар бии белгән

16 май – Халыкара динозаврлар көне

16 май – Халыкара динозаврлар көне

Көнчыгыш Колорадода яткан динозавр калдыкларын өйрәнүче палеонтологлар фикеренчә, динозаврларда кошлардагы кебек хәрәкәтләнү ритуалы булган.
“Динозаврлар арасындагы кошлар биюе дигән йола барлыгы күптәнге фараз иде инде, ләкин җир катламнарында тырналып калган эзләр әлеге фаразларга беренче дәлил булып тора ,  — ди Мартин Локли атлы галим.  — Билгеле булганча, тираннозаврлар гаиләлегеннән булган тероподларның каурыйлары, кикрикләре, үткен күзләре булган. Ләкин аларның башка яклар белән дә кошларга охшашлыгын исбатлау мөмкин түгел иде”
100 миллион еллык ком катламнарында 50ләп үзенчәлекле эзләр табылган. Әйтерсең шушы урында кошлар килеп бер-берсе белән сугышкан. Гадәти зурлыкта булмаган тамгалар кош эзләрен хәтерләтә.
Әлеге урыннарда «биегән» динозаврның төгәл исеме билгеле түгел. Бәлки, ул акбур чорында төньяк Америкада яшәгән гигант зурлыктагы Acrocanthosaurus атлы динозавр булгандыр дигән фаразлар бар.
 
Гыйлем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев