Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дистанцион укуга күчермәячәкләр

«Республикада масштаблы рәвештә балаларны дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый». Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында әнә шундый мәгълүмат пәйда булды.

«Республикада масштаблы рәвештә балаларны дистанцион укуга күчерү планлаштырылмый». Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында әнә шундый мәгълүмат пәйда булды. «Хәзерге вакытта эпидемиологик хәлгә карап, аерым бер сыйныфларны читләштереп торабыз», – дип аңлаталар министрлыкта. Мәктәптә укудан читләштерелгән сыйныфлар республиканың 47 уку йортында бар икән. Тулысынча ябылган мәктәпләр юк.

Сыйныфта яки мәктәптә укучыларның 20 проценты авырса, калган балаларны 7-10 көн читләштереп торалар. Алар, гадәттә, үткән темаларны кабатлый. Укытуны ничек оештырырга икәнлеген мәктәп җитәкчелеге һәм мәгариф идарәләре хәл итә. Сәламәт балалар да үзара аралашырга, халык күп җыелган урыннарда йөрергә тиеш түгел.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев