Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәүләт гәҗитенә – 100 ел!

«Ватаным Татарстан» газетасы 100 еллык юбилеен гадәти концерт итеп кенә түгел, хәйрия чарасы буларак уздырды. 3 май көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында бу уңайдан...

«Ватаным Татарстан» газетасы 100 еллык юбилеен гадәти концерт итеп кенә түгел, хәйрия чарасы буларак уздырды. 3 май көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында бу уңайдан татар җыр сәнгатенең танылган вәкилләре катнашында хәйрия концерт оештырылды.
Фото: tatar-inform.ru
Сүз уңаеннан, «Ватаным Татарстан» инде берничә ел рәттән шул рәвешле авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулын суза. Хәйрия концертлары аша дәвалауга кирәк булган акчалар тиз арада җыела, һәм, иң мөһиме, шул бәхетле, савыккан кешеләр бу эшне үзләре дә дәвам итәләр. Әлеге тантаналы бәйрәмдә җыелган акчаларны исә Биектау районы Дөбъяз авылында яшәгән Илнар Хәлиуллинга тапшырачаклар.
Рәсми матбугат төгәл булырга тиеш. Шул сүзләрне дәлилләгәндәй, гадәттә башлану вакыты кичектерелә торган чараларга үрнәк итеп, «Ватаным Татарстан» концерты сәгате минуты белән төгәл вакытта башланды. «Ватаным»ның укучысы да тәртипле: фоейда урнаштырылган тарихи фотолар белән танышкач вакытында үз урыннарын алганнар иде.
Кичәдә, әлбәттә, редакция коллективын котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулардан иң зурысы – «Татарстан Республикасы Президентынын Рәхмәт хаты». Аны Журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова җиткерде.
– «Ватаным Татарстан» милләтне үз тирәсендә җыю вазифасын бүгенге көндә дә матур итеп башкара. Бу редакцияне халык ярата, зарыгып көтеп ала һәм аңа хатлар яза. «Ватаным Татарстан»да язылган әйберләр халык тарафыннан закон дәрәҗәсендә кабул ителә, – дип билгеләп үтте ул.
Фото: tatar-inform.ru
Гәҗитнең төп вазыйфаларыннан берсе – булачак «үткен каләм»нәрне студент эскәмиясеннән үк тәрбияләү. Шуңа күрә сәхнәгә бүләкләрне «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең укучылары, Журналистика һәм медиакоммуникация мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасының студентлары чыгарды.
Ә редакцияне котлап Рөстәм Закиров, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөхрә Сәхәбиева, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова, Резидә Галимова, Сиринә Зәйнетдинова һәм Рөстәм Асаев чыгыш ясады.
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров әйткән сүзләр барлык татар матбугатын берләштереп әйтелгән өметле сүзләр буларак яңгырады:
– Зур халыкның шушындый зур газетасы да булырга тиеш. Кеше гомере өчен 100 ел күп тоелса да, редакция өчен бу аз вакыт. Безнең әле заманында чыгып, озак эшли алмаган «Нур», «Кояш», «Вакыт», «Йолдыз» кебек газеталар өчен дә яшисебез бар. Шушындый вакыйгаларны бер фикер, бер халык булып яшәр өчен куллансак начар булмаячак.
Фото: tatar-inform.ru
Фото: tatar-inform.ru
Фото: tatar-inform.ru
Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев