Дөньядагы иң кечкенә мәчет


Ә сез дөньядагы иң кечкенә мәчетнең Татарстанда төзелгәнен белә идегезме?
Дөньяның иң кечкенә мәчете Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан. Ул Казандагы Кол Шәриф мәчетенә охшатып төзелгән. Барлык биләмәсенең мәйданы 25 квадрат метр, эчке яктан мәчет 10 квадрат метр, ягъни ул 8-10 кеше генә сыйдырышлы. Мәчеткә 2000 елда нигез салынган. 2013 елның октябрь аенда тантаналы төстә ачылган. Мәчет төзү фикерен Бөек Ватан сугышы ветераны Мисбах Ибраһим улы Гыймалетдинов күтәреп чыккан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Казан шәһәр филармониясе заманча «Көлсылу» күрсәтте Казан шәһәр филармониясе артистлары балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Шушы көннәрдә Евгений Шварцның «Көлсылу» («Золушка») мюзиклы тәкъдим ителде.
-
VIII тур җиңүчеләре Сәлам, дуслар! Бик тиздән “Зирәкләр һәм тапкырлар клубы”ның быелгы җиңүчеләре ачыкланачак. Тагын бер тур гына калып бара. Ә хәзергә сигезенче турга йомгак ясыйбыз.
-
Виртуаль дөньяда сак бул! Интернетта утыручы балалар өчен киңәшләр