Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөньядагы иң зур күбәләк

Галимнәр Гималай тауларында дөньядагы иң зур күбәләкне тапканнар. Аның канатлары колачы 25 сантиметрга җитә.Индиядә яши торган шул гадәттән тыш күбәләк төре Attacus исемен йөретә, аны матур канатлары...

Галимнәр Гималай тауларында дөньядагы иң зур күбәләкне тапканнар. Аның канатлары колачы 25 сантиметрга җитә.
Индиядә яши торган шул гадәттән тыш күбәләк төре Attacus исемен йөретә, аны матур канатлары өчен шулай ук Atlas дип атыйлар.
Кайбер галимнәр сүзләре буенча, канатлары колачы 30 сантиметрга кадәр дә җитә ала.
Ләкин бик зур һәм матур булуына карамастан, бу күбәләк бердә агулы түгел. Шулай ук иң зур күбәләк бик начар оча, һәм иң күбесе ике атна буена яши.Тропик һәм субтропик урманнарда яши торган гадәттән тыш кызык күбәләкләрнең бердәнбер максаты — үрчү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев