Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Дөрес булмаган исемнәр” закон проекты кабул ителде

Дәүләт Думасы депутатлары, 368 тавыш хуплап, берсе каршы булып, “Дөрес булмаган исемнәр” закон проектын кабул итте. Чикләүләргә саннар, хәреф белән аңлатыла торган, санаучы булган, символлар яки төрле...

Дәүләт Думасы депутатлары, 368 тавыш хуплап, берсе каршы булып, “Дөрес булмаган исемнәр” закон проектын кабул итте. Чикләүләргә саннар, хәреф белән аңлатыла торган, санаучы булган, символлар яки төрле кушылмалар, аббревиатуралар, норматив лексикада булмаганнар, ранг яки вазифаны күрсәтүче исемнәр керә.

Әлеге закон проектына аңлатма язуында югарыда аталган билгеләр белән исемнәр “нормаль түгел” дип белдерелгән һәм шундый исем кушучылар  ата-ана хокукларыннан опека һәм попечительлек органнары тарафыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Шулай ук ЗАГС органнарының “дөрес булмаган исемнәр” кушуга каршы килү өчен вәкаләтләрен киңәйтү тәкъдим ителә. Әлеге чараларга дәлил итеп, бер ата-ананың яңа туган балаларын Люцифер дип атаган исем китерелә. Шулай ук Николай-Никита-Нил, Христамрирадос, Дельфин, Ярослав-Лютобор, Лука-Счастье Саммерсет Оушен, ә кызларга кушылган Апрель, Полина-Полина, Принцесса Даниэлла, Заря-Заряница, Алёша-Каприна, Океана, София-Солнышко исемнәре дә телгә алынган.
Искәртеп үтик, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов традицион исемнәр булып киткән аббревиатураларга кагылышлы төзәтмәләр юллаган иде. Ул Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә инде тамырланган , мәсәлән: Ренат, Дамир (“Да здравствует мир” яки “Даешь мировую революцию”), Ленур (“Ленин учредил революцию”), Рамил (“Рабочая милиция”), Эльмира (“Электрификация мира”), Эмиль (“Энгельс, Маркс, Ленин”), Энгель (“Энгельс” кыскартылма) исемнәрен чикләүләрдән чыгарырга кирәк дигән фикер белдерде.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев