Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәрес дөрес булсын!

Бала әти-әнисе, өлкәннәр үрнәгендә һәм мәктәптә алынган белем нигезендә тәрбияләнә. Шуңа күрә без – әти-әниләр балаларга һәрвакыт уңай үрнәк күрсәтергә, юлда кагыйдәләрне бозмаска тиеш. Балалар һәм мө...


Бала әти-әнисе, өлкәннәр үрнәгендә һәм мәктәптә алынган белем нигезендә тәрбияләнә. Шуңа күрә без – әти-әниләр балаларга һәрвакыт уңай үрнәк күрсәтергә, юлда кагыйдәләрне бозмаска тиеш. Балалар һәм мөгаллимнәрнең Юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, белем бирүдә әле дә тупас ялгышлар җибәрелә икән. Шуларның иң киң таралганнарына тукталыйк.
Дөрес булмаган беренче дәрес: трамвайны алдан, автобусны – арттан әйләнеп уз.
Бу кагыйдә нык искерде һәм бәла-казадан коткармый, киресенчә, һәлакәт килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки җәяүле транспорт чарасының артыннан яисә алдыннан чыккан вакытта йөртүче һәм җәяүле бер-берсен күрми. Бу җәяүленең тапталуына китерергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәсендә юл аша чыгу тәртибе турында аңлатылган һәм ул маршрут транспортын әйләнеп узу белән бәйле түгел!
Дөрес дәрес! Якындагы юл аша җәяүле кичүенә кадәр барырга һәм шуның аша икенче якка чыгарга кирәк. Әгәр дә кичү урыны булмаса, автобус яки башка транспорт чарасының куркынычсыз ераклыкка китүен көт, яисә юлның ике ягы да яхшы күренгән башка урынны сайла.
Дөрес булмаган икенче дәрес: юл аша кичкәндә башта сулга кара, уртага җиткәч – уңга кара.
Әлеге кагыйдә дә искерде һәм юлда куркыныч тудыра.
Дөрес дәрес! Юл аша чыкканчы – тукта, ике якка да кара һәм, куркынычсыз булуга инангач кына, юл аша чык, ләкин даими рәвештә хәлне контрольдә тот.
Дөрес булмаган өченче дәрес: юл аша чыгарга өлгермәсәң, юл уртасында яки “куркынычсыз утрау”да туктап кал.
Юл йөрү кагыйдәсендә “куркынычсыз утрау” дигән төшенчә юк. Бары тик транспорт агымнары кушылган һәм киселгән урыннарда йөртүчегә хәрәкәт юнәлешен күрсәткән урыннар – “юнәлеш күрсәтүче утрау” гына бар. Аларда туктап калу мөмкин булса да, куркынычсыз түгел.
Дөрес дәрес! Мөмкинлегеңне чамаларга һәм транспорт хәрәкәте булган урынны чыгып бетә алуыңа ышанганда гына юл аша чыгарга кирәк. Инде шундый хәлгә тарысаң, кара-каршы хәрәкәтне икегә бүлгән сызыкта, яисә “юнәлеш күрсәтүче утрау”да туктап тор. Әмма исеңдә тот: мондый хәлдә алга һәм артка бер адым да ясарга ярамый, йөртүче сине әйләнеп узарлык карар кабул итәрлек булсын!
Дөрес булмаган дүртенче дәрес: кызылга – тукта, сарыга – әзерлән, яшелгә – бар.
Бу бик үк дөрес түгел һәм юлда куркыныч тудыра! Юл йөрү кагыйдәсенең 6.2нче бүлегендә кызыл һәм сары сигнал вакытында хәрәкәтнең тыелуы, ә яшелнең рөхсәт итүе турында язылган. Әмма светофорның яшел төсе дә имин хәрәкәткә тулы ышаныч булуы хакында әйтелми. Кайбер юл чатларында бер үк юнәлештә транспорт чарасына яшел ут янганда, җәяүлегә кызыл сигнал булырга да мөмкин. Балалар моны бутарга да мөмкин.
Дөрес дәрес! Светофорның кызыл уты – тыю билгесе. Сары – игътибар билгесе, сигналлар алмашынуын кисәтә. Җәяүле өчен сары төс – тыю билгесе, чөнки бу төс янганда юл чатын чыга башлаган машиналарга хәрәкәтен дәвам итүгә рөхсәт бирелә. Яшел – хәрәкәткә рөхсәт, әмма транспорт чараларының туктавына тулысынча ышанганнан соң гына.
Дөрес булмаган бишенче дәрес: юлда һәм юл буенда түгел, ишегалдында уйна.
Ишегалдында да юллар барын онытмаска кирәк. Дөрес, транспорт чарасы йөртүчеләр, кагыйдәгә буйсынып, торак зонада тизлекне сәгатенә 20 чакрымнан арттырмаска тиеш. Әмма кагыйдәне үтәмәүчеләр дә очрап тора. Торак зонасында җәяүлеләр өстенлеккә ия булса да, иминлекләрен кайгыртырга тиеш!
Дөрес дәрес! Подъезддан чыктыңмы, игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Юлдан ераграк һәм машиналар булмаган урында уйнагыз!
Дөрес булмаган алтынчы дәрес: кагыйдәләрне өйрәткәндә дәресне балалар өчен әһәмияте булмаган юл билгеләреннән башлыйлар.
Мондый дәрес баланың буталуына гына китерә. Юл билгеләренең иң беренче чиратта машина йөртүчеләр өчен билгеләнгән булуын истә тотарга кирәк.
Дөрес дәрес! Балаларга, сүз дә юк, юл билгеләренең нәрсә аңлатуын белү кирәк. Ләкин, иң беренче чиратта, аларга җәяүлеләрнең иминлеген кайгырткан билгеләр турында дәрес бирергә кирәк.
Балалар һичшиксез белергә тиешле юл билгеләре: “Җәяүлегә хәрәкәт тыела”, “Җәяүле юлы”, “Балалар”, “Велосипедта йөрү тыела”, “Велосипед юлы”, “Торак зона” һәм “Җәмәгать транспорты тукталышы”.


Дөрес булмаган җиденче дәрес: “Балалар” юл билгесенең ни максаттан кулланылуын дөрес аңлатмыйлар.
Дөрес дәрес! Бу билге – транспорт йөртүчеләр өчен. Әлеге юл билгесе урнаштырылган урын балаларга юл аша чыгарга рөхсәт бирә, дип уйласагыз – ялгышасыз. Ул бары тик йөртүчеләргә юлда кинәт балалар пәйда булырга мөмкин булуы хакында гына кисәтә. Шуңа да “Балалар” юл билгесен мәктәп, балалар бакчасы һәм балалар булган башка оешмалар янына якын урыннарда урнаштыралар.
Дөрес булмаган сигезенче дәрес: кагыйдәләрне өйрәткәндә юл билгеләрен бутыйлар һәм алар хакында ялгыш мәгълүмат бирәләр.
Дөрес дәрес! Балалар һәм мөгаллимнәрнең юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча үткән тест нәтиҗәләре күрсәткәнчә, еш кына 1.22 һәм 5.19.1. юл билгеләре бутала. Аларның аталышы бер үк төрле – “Җәяүле кичүе”. Аермасы бик зур: 1.22 – йөртүчеләрне алда җәяүле кичүе булачагы турында кисәтсә, 5.19.1. – җәяүлеләргә юл аша чыгу урынын күрсәтә.
Йомгаклау дәресе! Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәткәндә түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз:
- һәр дәрес материалын, аңа ничек кенә ышансагыз да, гамәлдәге “Юл йөрү кагыйдәләре” буенча тикшереп чыгыгыз;
- эш өчен эчтәлеге ягыннан “Юл йөрү кагыйдәләре”нә каршы килмәгән дәреслекләр генә кулланыгыз. Димәк, дәрес өчен иң төп әсбап – “Юл йөрү кагыйдәләре”!
- тәгаен дәреслек турында киңәшне тәҗрибәле кешеләрдән – автомәктәп һәм ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алырга кирәк;
- “Юл йөрү кагыйдәләре”ндә җәяүлеләр өчен мөһим булган бүлекләр – 4, 6, 8, 11, 12, 13, 14, 16 һәм 17.
- 1995 елга кадәр балалар һәм укытучылар өчен чыгарылган юл йөрү кагыйдәләре турындагы китаплар гамәлдәге кагыйдәләргә туры килми!
Балалар һичшиксез белергә тиешле юл билгеләре: “Балалар” (1.23), ике билге – Җәяүле кичүе (1.22 һәм 5.19.1.), “Велосипедта йөрү тыела” (3.9), “Велосипед юлы белән кисешү” (1.24), “Җәяүле юлы” (4.5)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев