Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәресләр – телевизор аша

Кайбер төбәкләрдә дәресләрне телевизордан күрсәтә башлаганнар.

Телевизорны кабызып җибәрәсез, ә анда өченче сыйныф өчен математика дәресе бара! Мондый күренешне күз алдыгызга китерәсезме? Россиянең кайбер төбәкләрендә менә шул рәвешле укытуга күчкәннәр. Җирле каналлар башлангыч сыйныф укучылары өчен дәресләр күрсәтә башлаган. Интернет начар тоткан ерак авыллардагы укучылар да дистанцион рәвештә белем алсын өчен эшләнә бу. Икенче сәбәбе дә бар: башлангыч сыйныф укучылары арасында компьютер һәм Интернетны начар белүчеләр күп, ә менә телевизорны һәркем кабыза белә.

Дәресләр 25шәр минут дәвам итә. Күрсәтелгән бөтен материал да мәктәп программасына туры килә, дип нәтиҗә ясаган белгечләр. Болай укыту илдә үзизоляция режимы төгәлләнгәнче дәвам итәр дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев