Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Өегездә яшь коллекционер булса

Балагыз төрле вак-төяк, уенчык хайваннар җыямы? Яисә өегез динозавр, курчак, машиналар белән тулдымы? Борчылыр урын юк. Алар бераз тузан җыеп ятарга мөмкин, әлбәттә. Ләкин, әйберләр коллекцияләп, бала...

Балагыз төрле вак-төяк, уенчык хайваннар җыямы? Яисә өегез динозавр, курчак, машиналар белән тулдымы? Борчылыр урын юк. Алар бераз тузан җыеп ятарга мөмкин, әлбәттә. Ләкин, әйберләр коллекцияләп, бала күп нәрсәләргә, оештыру сәләтенә өйрәнә икән.

Сез, кечкенә коллекционерның нинди предмет җыюына карап, аның эчке дөньясын өйрәнә, балада нинди яклар үсеш алганын билгели аласыз.
Мәсәлән, кызыгыз, йә улыгыз кабырчыклар яки наклейкалар җыйса, аның аларны ничек тәртиптә тотуына, санап торуына игътибар итәрсез. Бу – җаваплылык хисе турында сөйли. Балага гаиләдә һәм дуслар арасында сөйләшергә темалар арта, ул мавыктыргыч, фәнни китаплар, фильмнар белән кызыксына башлый. Күпләр өчен мондый мавыгу, зур үскәч, табигатьне яки берәр өлкәне өйрәнүгә нигез булып торырга мөмкин.

Күп итеп хайваннар җыючыларда оештыру сәләте зур була. Һәм нинди, нәрсәдән эшләнгән уенчык булуы мөһим түгел.
Балагыз төрле карточка, фишкалар, гадәти булмаган ташлар, төймәләр җыя икән, ул аларның төгәл санын да беләдер. Шул ук вакытта ул аларны форма, үлчәме, төсенә карап группаларга да аера. Болар математика ягын үстерә.
Динозавр сыннары җыючылар, бу хайваннар турында төрле китаплар, энциклопедияләр дә укырга ярата, китапханә, музейларга да теләп йөри.

Балалар коллекцияләрендәге әйберләрне дусларыныкы белән алмашырга ярата. Шулай итеп алар аралашырга өйрәнә. Коллекциясе булу балага үз-үзен бәяләргә, яңа дуслар табарга да ярдәм итә ала.
Коллекциясендәге әйберне алмашканчы, бала аның отышлы һәм отышсыз якларын да уйлый. Бюджетны дөрес планлаштырырга өйрәнүнең нигезе дигән сүз бу. Чөнки зур үскәч, моны һәркемгә дә эшләргә туры килә.
Димәк, коллекция жыю – балалар өчен күңелле дә, файдалы да шөгыль. Әгәр балагыз моның белән мавыга икән, каршы килмәгез, киресенчә, аңа коллекциясен тулыландырырга ярдәм итегез. Ә инде балагызда әйберләр җыюга кызыксыну күрмәсәгез, моңа мәҗбүри өйрәтү кирәкми. Бу теләк һәркемдә дә булмаска мөмкин. Һәр бала төрле һәм аның башка һөнәрләре була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев