Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Экопатруль шәп эшли

31 августта «Мәктәп экопатруле» дип аталган алтынчы республика бәйгесе төгәлләнә. Анда 249 бала катнашырга өлгергән инде. Татарстан укучылары экологларга 4 мең 474 законсыз чүплек турында хәбәр иткән.

2014 елдан бирле бәйгедә барлыгы 2,6 мең бала катнашкан. Алар барлыгы 34,5 мең фото- һәм видеохәбәр җибәргән. Әлеге бәйге 16 меңгә якын чүплектән котылырга ярдәм иткән.

Быел укучылар дүрт номинациядә көч сынаша: “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф”, “Иң актив мәктәп” һәм “Иң яхшы район/шәһәр”. Бәйгедә катнашу өчен “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасында теркәлергә кирәк. Һәр җибәрелгән фото яки видео өчен балаларга баллар бирелә. Әлеге хәбәрләрнең барысын да экологлар яхшылап тикшерә.

Бәйгенең җиңүчеләрен көз көне игълан итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев