Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Экскурсовод булу җиңелме?

Кем ул экскурсовод? Экскурсовод булу җиңелме? Бу сорауларга җавапны “Ватан” яшь экскурсовод мәктәбендә белем алучы малайлар һәм кызлар белә.

Кем ул экскурсовод? Экскурсовод булу җиңелме? Бу сорауларга җавапны “Ватан” яшь экскурсовод мәктәбендә белем алучы малайлар һәм кызлар белә. Бүген, 28 августта, яшь экскурсоводлар мәктәбендә укучыларның йомгаклау дәресе узды. Барлыгы 13 бала бер ай дәвамында, экскурсовод мәктәбендә укып, бүген Казан Кремле буенча экскурсия уздырдылар,  кунакларга архитектура һәйкәлләре һәм музей-тыюлыкның тарихи объектлары турында тирән эчтәлекле экскурсия сөйләделәр.

Дәресләр 30 июльдә башланган. Казан мәктәпләреннән балалар туплангач, Казан кремле музей-тыюлыгы хезмәткәрләре экскурсовод булу серләренә төшендергәннәр, музейлар белән таныштырганнар. Әлеге мәктәпне оештыручылар – Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Казан Кремле музей-тыюлыгы.

Камил Әхсәнов Казан шәһәренең 20 мәктәбендә 6 сыйныфта укый. Мондый мәктәпкә укучылар туплануын аңа укытучысы хәбәр иткән. “Камил тарих белән кызыксынучан бала. Абыйсының мондый мәктәпкә барасын белгәч, энесе дә аңың белән барырга теләде. Икәүләшеп бик теләп йөрделәр”,  – ди әнисе Венера Әхсәнова. “Атнага өч тапкыр дәресләргә йөрдек. Бик кызык булды. Безгә ошады. Казан Кирмәне турында күп нәрсәне белмәгәнмен дә икән. Хәзер дусларымны, туганнарымны аның тарихы белән таныштыра алам. Болгар турында да экскурсия өйрәнәсем килә”, – ди Камил. Ә энесе Булат әле өченче сыйныфта гына укыса да, хыяллары зурдан. “Экскурсияне президентыбызга уздырасым килә”, – ди ул.

“Экскурсиягә әзерләнгәндә иң авыры нәрсә булды?” – дигән сорауга егетләр бертавыштан: “Барлык мәгълүматны да истә калдыру”, – диләр. Җәйге каникулларның соңгы айларында дуслары велосипедта җилдергәндә, авылда су коенганда егетләрнең белем туплау максатыннан дәресләргә йөрүе, әлбәттә,  әниләре өчен дә зур горурлык. “Киләчәктә экскурсоводлар мәктәбендә дәресләр уздырылса, бик теләп йөртер идек. Тарихыбызны белү бик кирәк”, – ди ул.

Яшь экскурсовод Айгөл Шәфигуллина үзенең осталыгы белән аерылып торды. Ул  чын профессиональ экскурсоводлардан бер дә аерылмый: үз-үзен тотышы, интонациясе, күп мәгълүматка ия булуы белән кунакларны таң калдырды. “Минем хәзер Санкт-Петербург шәһәре буенча да экскурсия өйрәнәсем килә”, – ди Айгөл.

Күренеп тора, “экскурсоводлар” барысы да ныклап әзерләнгәннәр, кунакларның авыр сорауларына да җәһәт кенә җавап бирә алдылар. Татарстанның Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина балаларны котлап болай диде: “Безнең Татарстан тарихи урыннарга бай. Кайсы гына район, шәһәрне алмыйк, һәрберсе турында халыкка җиткерерлек тарихы бар. Бу әле беренче тапкыр гына оештырылган мәктәп. Киләчәктә мондый мәктәпләрне Татарстанның барлык районнарында да булдырырга кирәк!”

Татарстанның Мәдәният министры урынбасары Дамир Нотфуллин: “Мондый экскурсоводлар булганда музейларыбызның киләчәге өметле”, – диде һәм Казан Кремле музей-тыюлыгы хезмәткәрләренә балаларда экскурсовод хезмәтенә мәхәббәт уятканнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Дәүләт комитетының туризм индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина  тарих белән кызыксынучы балаларны  котлап, уңышлар теләде, “Путешествие к истоком” дип исемләнгән бәйгедә дә катнашырга чакырды. 

Оештыручылар бу тәҗрибә Татарстан башкаласында даими яшь экскурсовод мәктәбе булдыру өчен нигез булыр дип өметләнәләр. Бу үсеп килүче буынны республиканың бай мәдәни мирасы белән таныштырырга зур мөмкинлек бирәчәк. Яшь экскурсоводлар мәктәбен тәмамлаучыларга оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды. Бу проектта катнашкан балалар, экскурсовод һөнәре турында белеп кенә калмыйча, үз мәдәниятләрен яратырга да өйрәнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев