Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Еlvin Grey" продюсер үзәге ачык!

Радик Юльякшин җырлау белән генә тукталып калырга җыенмый. Шушы көннәрдә Әлмәттә "Еlvin Grey" дип исемләнгән үзенең продюсер үзәген ачты. Әлеге ачылышка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп...

Радик Юльякшин җырлау белән генә тукталып калырга җыенмый. Шушы көннәрдә Әлмәттә "Еlvin Grey" дип исемләнгән үзенең продюсер үзәген ачты. Әлеге ачылышка Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп китте.

- Татар музыкасының Рәсәй күләмендә популяр булуын телим. Ә бу мөмкин эш. Татарстанда талантлы балалар күп. Аларга үсәргә ярдәм итәргә кирәк, - диде Радик. Президент исә җырчының бу адымын хуплап, өч тапкыр кулын кысты. Аның иҗатын югары бәяләвен әйтте.
Әлеге үзәктә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга вокал дәресләре бирәчәк Радик.
[embed]https://www.instagram.com/p/BWcoPdhncTH/[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев