Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Элвин Грей, Салават, Айдар Галимовның гонорар бәясе күпме?

Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана."Башинформ" агентлыгы татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санаган икән.Беренче урында Татарстанның халы...

Бусагада Яңа ел. Эстрада йолдызлары өчен корпоративлар чоры башлана.
"Башинформ" агентлыгы татар һәм башкорт җырчыларының бер кичтә күпме акча эшләгәннәрен санаган икән.
Беренче урында Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдинов. Аның корпоративларда чыгышы 200 мең сумнан башлана. Иң югары бәя - миллион сум. Җырлар саны бәйрәмгә чакыручы белән индивидуаль рәвештә килешенә.

Икенче урында - Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов. Кичәдә ике-өч чыгыш өчен җырчы 200 мең сум сорый.

Яңа ел корпоративлары гонорарлар баскычының өченче урынында - Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин. Милли эстрада йолдызының бәясе ике ел дәвамында үзгәрешсез - бер сәгатьлек чыгышы 150 -200 мең сум тора.

Татар һәм башкорт җырларын тыңларга теләүче коллективлар һәм оешмалар өчен иң арзанлы вариант дип  җырчы Нурзадәне атадылар. 5-7 җыр өчен җырчы 10 мең сум ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев