Эльвира Хамматова бер төркем эстрада вәкилләре белән хәйрия концерты оештыра

Изгелек җирдә ятмый,диләр. Тормышта яхшылык кылып калырга ашкынып торучы кешеләр булганда, дөнья да ямьлерәк тоела.
Мәсәлән, татар эстрадасы җырчысы Эльвира Хамматова аяусыз чир белән авыручы балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырган. Ул Рональд Макдоналд йортында иҗатташ дуслары белән хәйрия концертында катнаша.
Эстрада вәкилләреннән бу чарада ИлГәрәй, Диләрә Илалтдинова, Нияз Сафиуллин да булган.
«Авыру балаларның сөенүен күрү – зур шатлык. Ул сабыйларның берсе дә төшенкелеккә бирелми. Аллаһы Тәгалә һәркайсына сәламәтлек, озын гомер насыйп итсен иде», – ди җырчы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.