Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фатих Әмирхан атналыгы

Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.

2021 елның 22-29 гыйнварында Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.

Атналык вакытында тантаналы программа, лекцияләр, балалар өчен мәдәни чаралар узачак. Язучы талантын яратучыларның «Ф.Әмирхан реликвиясе» дигән лекция вакытында ТР Милли музее фондларында саклана торган мемориаль предметлар җыелмасы белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Музей экспозициясенә килүчеләр Ф.Әмирханның мемориаль әйберләрен – аның күлмәкләрен һәм «Хәят»повесте кулъязмасын карый алачак.

Г. Тукай әдәби музее төркемнәрендә Instagram һәм ВК социаль челтәрләрендә «Безнең Әмирхан» һәм «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай» дигән лонгрид видеопроект тәкъдим ителәчәк.

«ХХ гасыр башыннан сәяхәт» лекциясе китап сөючеләрне, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» фантастик повестен яңача укырга чакыра.

Музейга килүчеләр интерактив уенда – «Фатыйх Әмирхан-135» дип аталучы квест элементлары белән оештырылган экскурсияләрдә катнаша ала. Бу чара кунакларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның язмышы һәм мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачачак, ике талантлы замандаш – Тукай һәм Әмирхан дуслыгының тирәнлеген күрсәтәчәк.

«Фатих Әмирханның Казаны» интерактив лекциясе электрон презентация белән берлектә гидлар-экскурсоводлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.

29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Фатих Әмирхан атнасы»ның йомгаклау чарасы – Ф.Әмирханга багышланган «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Анда аның талантын яратучылар тормышы һәм иҗаты турында беләчәк, әсәрләреннән өзекләрне ишетәчәкләр, «Печән мәйданы» спектакленнән Г. Тукай белән Ф.Әмирхан дуслыгы күрсәтелгән эпизодны күрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев