Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фигуристлар чыгышын, "Ак Барс" уенчысының автограф-сессиясен күрми калмагыз!

Бүген Кремль яр буенда 17.00 сәгатьтә Кремль шугалагы ачыла. Ул Европадагы ясалма өслекле иң озын шугалак булачак. Биредә кунакларны күңелле программа көтә: Кремль яр буе оешмасыннан бүләкле бәйгеләр...

Бүген Кремль яр буенда 17.00 сәгатьтә Кремль шугалагы ачыла. Ул Европадагы ясалма өслекле иң озын шугалак булачак. Биредә кунакларны күңелле программа көтә: Кремль яр буе оешмасыннан бүләкле бәйгеләр оештырылачак, фигуристларның күрсәтмә чыгышлары да тәкъдим ителәчәк.
Кремль яр буенда шугалак ачыла
Бозда беренче булып махсус кунак – «Ак Барс» хоккей клубы уенчысы шуачак һәм аннан соң автограф-сессия үткәрәчәк.
Быел Кремль шугалагы шактый үзгәрешләр кичерә. Елдагыча, бирегә үз тимераякларың белән килергә дә була, прокаттан алып шуарга да мөмкин. Быел алар ике булачак. Прокатның берсе элеккеге урынында - француз каруселе янында, ә икенчесе Милли-мәдәни үзәк павильонында булачак. Тимераяклар саны да быел 100дән 300гә кадәр арткан.
1000 метрлы Кремль шугалагы быел ял итеп йөрүчеләр тимераякларсыз бирегә керә алмаячак. Үз тимераяклары белән килүчеләр өчен кием алыштырырга махсус павильон ачылачак. Яр буенда беренче тапкыр кыш көне сигез кафе эшләячәк. Шуган вакытта бирегә кереп кайнар чәй эчәргә һәм тукланып алырга мөмкин булачак. Кечкенәләр өчен дә Кремль яр буенда якын арада махсус шугалак ачыла һәм анда керү ирекле булачак.
 
Чыганак: "Татар-информ" сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев