Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Филипп Киркоровка алмаш Казанда табылган

18 февраль көнне НТВ каналында "Ты супер!" дип аталган вокалистлар конкурсына сайлап алу турын күрсәтәчәкләр. Бу яңа шоу ата-анасыз калган балаларга танылырга ярдәм итәчәк, ди оештыручылар. Зур с...

18 февраль көнне НТВ каналында "Ты супер!" дип аталган вокалистлар конкурсына сайлап алу турын күрсәтәчәкләр. Бу яңа шоу ата-анасыз калган балаларга танылырга ярдәм итәчәк, ди оештыручылар.

 
Зур сәхнәгә аяк атлаучы яшь җырчыларга беренче чиратта дулкынлануларын басарга авыр булган. Ләкин шоуда Казаннан килеп катнашучы Дэниел Чижевскийга бу бер дә авыр булмаган. 16 яшьлек егет беренче репетицияләрдән үк үзен чын йолдызларча тоткан.
"Ты супер!" концерты тамашачыларын ул таланты белән генә түгел, күз явын алырдай тышкы кыяфәте белән дә шаккатырган. Россия шоу-бизнесының короле Киркоровка алмаш үсә икән, дип уйлап өлгергән тамашачылар каршына сәхнәгә Филипп Киркоров үзе дә чыккан. Әлеге минутка кадәр үзен бик тыныч тоткан Дэниел Чижевский шунда ук югалып калган. Казан егетенә Киркоров: "Бер дә борчылма. Артист үзен яратырга тиеш. Үзеңне яратмасаң - башкалар да сине яратмас!" - дип тынычландырган.
Дэниел Чижевский Филипп Киркоров белән бер сәхнәдә танылган хит башкарганнар. Тамашачыларда моннан соң Казан егетенең чын йолдыз булачагына шик калмаган.
//РИА Новости//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев