Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Филүс Каһиров: “Икенче улыбыз да абыйсы кебек тыныч булырга охшап тора” /видео/

16 март көнне көчле моң иясе, җырчы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган иде. Кичә хатыны Эльмира һәм сабыйны бала табу йортыннан чыгардылар. Аларны каршы алырга үзенең гаиләсе белән Данир Сабиров т...

16 март көнне көчле моң иясе, җырчы Филүс Каһиров икенче тапкыр әти булган иде. Кичә хатыны Эльмира һәм сабыйны бала табу йортыннан чыгардылар. Аларны каршы алырга үзенең гаиләсе белән Данир Сабиров та килгән иде. Бәхетле әтине котлап, Филүснең үзе белән элемтәгә чыктык.


– Бик бәхетле чагым. Кичә генә улыбыз Рөстәмне өйгә алып чыктык. Бик тыныч йоклады, артык елап борчымады. Тьфү, тьфү! Ул яктан абыйсына охшар ахры. Айдарда көнләшү сизелми әлегә, аякларыннан сөйгән булып та кыланды, – дип елмая Филүс. – Беренче бала туганда дулкынлану көчлерәк иде. Бу юлы тәҗрибәле әти буларак, бала туу тынычрак кабул ителде. Әлбәттә, туачак сабыйның һәм хатыныңның сәламәтлеге өчен һәрдаим борчылып торасың. Ансыз мөмкин түгел. Ике балага да исемне озак сайладык. Бу юлы “Рөстәм” исеменә тукталдык. Тормыш юлымда очраган барлык Айдар һәм Рөстәмнәр, бик яхшы кешеләр чөнки. Улларымның да шундый булып үсүләрен телим. Баланы иркәләргә дә, шул ук вакытта аның белән җитди итеп сөйләшергә дә тырышам. Безнең Айдар белән олыларча сөйләшсәң, аңа тизрәк барып җитә. Дөрес тәрбия шундый булырга тиеш дип уйлыйм.


[embed]https://www.instagram.com/p/BFjmM8Jjldt/?r=wa1[/embed]



Зилә Җәләлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев