Филүс Каһиров туачак баласына исем эзли [фото]

Популяр җырчы Филүс Каһиров тагын бер кат әти булырга әзерләнә. Менә хәзер балага исем уйлыйлар икән.

- Киләсе ел да иң яхшыларының берсе булырга тиеш – гаиләбез тулыланачак, Алла боерса. УЗИ икенчесен дә малай була диде. Мартта туачак. Хәзер исем уйлап баш каткан. Хатын да уйлый, туганнар да, дуслар да. Гади генә, матур татар исеме кирәк. Заманча исемләр яклы түгелмен. Айдарга да исемне озак уйладык. Бик ерак китмичә генә, аңа да чын татар исемен кушасыбыз килде. Айдар исеменең яңгырашы да, мәгънәсе дә матур. Ә аннары, юлымда очраган Айдар исемле бар кешеләр да яхшы, тыныч холыклы, тормыш сөючәннәр. Улымның да шундый булуын телим.

Бала тугач, әлбәттә, тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Күп нәрсәгә икенче күзлектән карый башлыйсың. Күңел нечкәрә, җаваплылык арта. Иң мөһиме – бәхет ишәя! - дигән ул "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.