Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фирдүс Тямаевның улы әтисеннән башка ашамый?.. Раяз Фасиховныкы кызларның башын әйләндерә?..

Гамил ӘсхәдуллаГамил Әсхәдулланың барлыгы өч улы бар. Рамил белән Ирек зурлар инде. Өченчесе Айтуган исемле. Аңа 11 яшь. 4нче сыйныфны тәмамлаган. Элегрәк гимнастика белән шөгыльләнгән. Хәзер футбол у...

4.jpg


Гамил Әсхәдулла

Гамил Әсхәдулланың барлыгы өч улы бар. Рамил белән Ирек зурлар инде. Өченчесе Айтуган исемле. Аңа 11 яшь. 4нче сыйныфны тәмамлаган. Элегрәк гимнастика белән шөгыльләнгән. Хәзер футбол уйнарга, велосипедта йөрергә, әтисе белән балык тотарга ярата икән. “Варзи-Ятчи” шифаханәсендә ял иткәндә балык тоту буенча беренче урынны алган. Бакча эшләрендә, йорт тирәсендә әтисенә булыша. Сеңлесе Айзилә белән бик дуслар. “Айтуганга исемне үзем уйладым. Башта уйлый, аннары эшли торган бала ул безнең. Ашыкмый. Тыныч бала. Бераз минем сыманрак кызып китә торган гадәте бар барын. Әмма тиз сүрелә дә белә. Трактор, машина йөртә. Янында үзем утырып барам, өйрәтәм. Дәресләрен эшләп бетермичә ятмый. Төнгә калып булса да, башкарып чыга. Ул яктан бик җаваплы. Сәнгать белән кызыксына. Минем сәхнәдә уйнаганнарыма анализ ясарга мөмкин”, – ди әтисе.


 

3.jpg


Илдар Хәкимов
Самир – Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов гаиләсендә көтеп алынган ир бала. 12 ел буе көткәннәр. Исемне дә бергәләп сайлаганнар. Быел август аенда 2 яшен тутыра. Йөз-кыфәте белән нәкъ әтисенә охшаган. Бик җитез. Күбрәк татарча сөйләшә. Башын мендәргә салуга йоклап китә ала. Машина ачкычлары, телевизор пульты, телефон белән уйнарга ярата. Алдына куйган бөтен әйберне ашый. Сайланып тормый. Аеруча бәрәңге, пилмән, мантый ярата. “Өйдә хуҗа кебек йөри. Чын ир-ат булып үсә. Бертуган апалары Эллари, Камилә белән уйный. Камилә белән сугышып китә ала. Әмма шунда ук гафу үтенә. Биергә ярата. Миннән дә матуррак бии белә”, – ди әтисе.

1.jpg


Илназ Минвәлиев
Илназ Минвәлиев өч ул үстерә. Алмазга – 17, Салаватка – 16, Ильяска 11 яшь. Өчесе дә җыр-моңга һәм спортка тартылган. Ильясы бик чая. Баянда уйнарга ярата. Бертуган абыйсы Салават кебек тхэквондо белән шөгыльләнә. 7 яшендә әлеге спорт төре буенча кубок алган. “Улларымның өчесен дә эшкә өйрәтеп үстерәм. Олыларына бер әйтәм, шунда ук эшләп куялар. Ильясы иң кечкенәсе булгангамы, бераз ялкаурак. Әмма барыбер, эшләтеп бетермичә яныннан китмим. Җәй җитүгә әби-бабаларына кайтып булышалар. Авыл тормышын күреп үсәләр”, – ди әтиләре.

6.jpg


Раяз Фасихов
Быел август аенда Раяз Фасиховның улы Рамазанга 5 яшь тула. Рамазан аенда туганга шундый исем кушканнар. Бик сәләтле бала. Җырларга ярата. Әтисенең “Синсез” җырын аеруча яратып тыңлый. Бервакыт әтисе белән хоккей карарга барган. Россия гимны җырлый башлагач, кычкырып җырлаган. Сүзләрен яттан белә икән. Бик ачык күңелле, эчкерсез. Әнисен машина ишекләренә кадәр ачып кертә. Әтисенә дә ипләп кенә берәр йомышын эшләтергә мөмкин. Киләчәктә әтисен дә уздырырлык булып бик күп кызларның башларын әйләндерүе ихтимал.

5.jpg


 Филүс Каһиров
Филүс Каһировның улы Айдар исемле. 2 яшьтә. Балалар бакчасына йөри. Әтисенә ике тамчы су кебек охшаган. Бик җитди карашлы. Баллы ризыкларга исе китми. Итле, туклыклы ризыклар ашарга ярата, ди әтисе. Чын ир-ат булып үсә икән. Беренче әйткән сүзе “әттә” булган. Әтисе артыннан җырлый. Футбол уйный. Машиналар белән мавыга. Аеруча йөк машиналары, автобуслар узып китсә, борылып-борылып карап кала икән.

9.jpg


Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаевның улы Раянга 2 яшь тулган. Быел көздән балалар бакчасына йөри башлаячак. Моңарчы әтисе белән гастрольләрдә йөргән. Әтисе кебек үзсүзле, кире, усал, үзенекен эшләмичә туктамый торган. Җырларга, биергә ярата. Бөтен килгән кунакларга концерт куя. Әтисе артыннан кабатлап намаз укый. Фирдүснең теле 5 яшендә ачылган булса, Раян үзенчә сөйләшә башлаган инде. “Әттә” дип теле ачылган. “Әти малае” дип әйтәләр. Фирдүс гастрольләр белән китсә, әтисен бик юксына. Хәтта ул булмагач, аппетиты да юк икән. “Улым, аша. Мин тиздән кайтам”, – дип ашатам мин аны телефоннан”, – ди Фирдүс. Әтисе кебек пилмән, мантый, бәлеш ашарга ярата. Планшетта утыра. Барлык мульфильмнарны шуннан карый. Әтисе сыман: “Нурлат, вперед!” дип кабатлый. Әтисеннән бик курка. “Моңсу җыр башкарсам, елап җибәрә ала”, – диде Фирдүс Тямаев.
 

8.jpg


 Әсхәт (“Дөбер-шатр”)
Әсхәтнең улы Әмирханга 8 яшь. 2 сыйныфны бары “5”ле билгеләренә тәмамлаган. Гимнастика, акробатика белән шөгыльләнә. Чемпионка Юлия Барсукова исемендәге призга өч мәртәбә ия булган. Шулай ук әтисе эшли торган фитнес үзәктә персонал күнекмәләр ала. Рәсем ясарга бик ярата. Астрономия белән кызыксына. Хәзерге вакытта “Инженеры будущего” лагеренда ял итә. “Әмирхан бик актив, ачык, шаян, кызыксынучан. Гаделлекне ярата. Ялганны авыр кичерә”, – ди әтисе.
 

2.jpg


Фәнил Фәйзуллин (“Казан егетләре”)
Фәнилнең дә улы Әмирхан исемле. Август аенда 3 яшен тутыра. Кызлар ярата. Бик аралашучан, оялмый. 2 яшеннән балалар бакчасына йөри икән. Әтисе артыннан җыр суза. Җәй айларында әби-бабасы янында. Гел хәрәкәттә. Бер урында утырып тора алмый торган бик актив бала булып үсә. Әтисен аеруча ярата. Киләчәктә әти-әнисе үзен бассейнга йөртмәкче була. “Әнисенең сәхнәдә уйнаганын карарга ярата. Балалар бакчасына да бик теләп йөри. Эшкә йөргән сыман”, – ди әтисе.
Эльза ГАЗИЗОВА
"Акчарлак" газетасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев