Фәнис Җиһанша һөнәрен алмаштырганмы?

Бүген Казанда “Татарча диктант” Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. (Татарстан ур., 2, 3 этаж, актлар залы).
Укытучы буларак диктант текстын Татарстан Республикасының атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Фәнис Җиһанша укыды.
Диктант язарга теләк белдергән шәһәрләр арасында Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Казахстанның Павлодар һәм Кыргызстанның Бишкәк һ.б. бар иде.
Сүз уңаеннан, диктант өчен текстны махсус галимнәр сайлаган. Анда бары тик саф татар сүзләре генә.
Нәтиҗәләрне 2 атнадан соң белергә мөмкин.
 
 
ysoak_mcgks

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Җиңү язы Рәсем бәйгесендә катнашырга чакырабыз!
    162
    0
    0